(KZN.RU, 8-нче февраль). Бүген Мамадыш трактының Азино-2 урамындагы транспорт чишеленнән алып М-7 “Волга” чишеленә кадәр булган реконструцияләнгән участотагында хәрәкәт ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгының җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов автоюлга ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте, чөнки ул Казанны Яр Чаллы, Түбән Кама, республиканың төньяк өлеше белән тоташтыра. “Мин үземә әлеге юнәлештә бик күп йөрергә туры килде, соңгы елларда әлеге участокның катлаулы булуы һәм аварияләр сәбәпчесе булуы белән билгеләнде”, - дип билгеләде республика башлыгы. Татарстан Президенты әлеге автоюлның җәйге 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында реконструкцияләнгәнлеген хәбәр итте һәм Мамадыш трактындагы эшләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
ТР Президенты Боерыгы белән “Каздройстрой” ААҖ белгечләренә Татарстан Республикасының атказанган төзүчеләре мәртәбәле исемнәре бирелде. Шулай ук Россия транспорты министрлыгы идарәсе бүләкләрен тапшырыу булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Фоторепортаж
Видеорепортаж