(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Вахитов районындагы «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге (мәктәп-интернат) бинасына төзелгән янкорманы карап чыкты. Дәүләт башлыгы белән бергә уку йортында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм башкалар булды.
Исегезгә төшерәбез, яңа блокның төзелеше агымдагы елның язында башланды. Апрель аенда Казанның тарихи үзәген карау кысаларында, Рөстәм Миңнеханов мәктәп-интернатта булды. «СОлНЦе» директоры Павел Шмаков, спортзал һәм ашханә өчен бина ясап, мәктәп мәйданнарны арттырырга кирәклеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов уку йортының эшчәнлеген уңай бәяләде һәм проектны контрольгә алырга кушты.
Ярты ел эчендә 2,5 мең кв.м. мәйданлы 5 катлы бина (шул исәптән цоколь кат) төзелде. Беренче катта вестибюль, холл, 84 урынга исәпләнгән төшке аш залы, кухня, санузел һәм медпункт урнашкан. Янкорманың икенче һәм өченче катларында аудиторияләр, лаборант, хезмәт бүлмәләре, дүртенче катта – терраса, музыкаль дәресләр залы урын алган. Чишенү һәм техника бүлмәләре цоколь катында урнашкан. Барлык бүлмәләр дә кирәкле җиһазлар һәм мебель белән җиһазландырылган.
«СОлНЦе» мәктәп-интернаты Казан үзәгендә 2013 елда ачылган. Бүген биредә 135 бала белем ала. Мәктәпнең 1859 елда төзелгән төп бинасы Казанның тарихи үзәгендә, К.Нәҗми ур., 18 адресы буенча урнашкан. Яңа блок төзелеше белән сыйныфларга һәм гомумән мәктәп мәйданнарына кытлык мәсьәләсе хәл ителде.
Барлык эшләргә республика бюджетыннан 174 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.