KZN.RU, 7-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшинның бүгенге шәһәр ратушасында “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуында компаниянең Казанда тагы бер сәүдә үзәге төзергә теләкләре барлыгы ачыкланды.
Очрашуда “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖнең генераль директоры Венсан Пьер-Мари Жанти, компаниянең үсеш проектлары җитәкчесе Евгения Степанова, үсеш буенча директоры Давид Глассон катнашты.
“Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ Казанда Әмирхан проспекты һәм Чистай урамнары киселешендә эре сәүдә үзәге төзелеше алып бара. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында халыкара брендларның булдырылуы Казанның югары инвестицион кызыктыру көченә ия булуы турында сөйли дип билгеләп үтте.
“Сезнең челтәрләр яхшы һәм тотрыклы икътисад, шулай ук халыкның кереме югары булган урыннарда гына ачыла”, - дип билгеләде И.Метшин, “Леруа Мерлен Восток” вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Яклар компаниянең Казан базарындагы перспективалары һәм компаниянең Казанда тагы бер сәүдә үзәге төзергә теләге буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, “Леруа Мерлен Восток” – “Groupe Auchan” француз ритейлерының SA DIY-операторы. “Леруа Мерлен Восток” челтәренең бөтен дөнья буенча 300ләп кибете бар, алар йорт, интерьер, төзелеш материаллары, ремонт, бакча юнәлешләре буенча товарлар тәкъдим итә.