Илсур Метшин «Бала-сити»ның дәрәҗәле кунакларыннан булды.
(KZN.RU, 7-нче февраль). Бүген Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Татарстандагы беренче полилингваль “Бала-сити” үзәге ачылды. Сабыйларны һәм аларның педагогларын котларга Казан Мэры Илсур Метшин килде.
Хосусый-дәүләт партнерлыгы кысаларында ачылган “Бала-сити” үз эченә мәгариф үзәген һәм балалар бакчасын ала. Ул шәһәрнең Вахитов районының 98-нче мәктәбендә (Ә.Еники урамы, 23 йорт) урнашкан. Яңа мәгариф учреждениесенең төп максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телләр өйрәнүгә җәлеп итү, тел мохитен булдыру. Балалар рус, татар, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Соңгы икесенә исә сабыйларны уен формасында шул телдә иркен аралашучы укытучылар өйрәтә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзәге бинасының гомуми мәйданы 170 кв.метрны тәшкил итә. Балалар бакчасының эшләү вакыты – дүшәмбедән җомгага чаклы, 7.30-дан 19.00-гә кадәр. Ул 3 яшьтән алып 7 яшькәчә булган 20 сабыйлык 1 төркемгә исәпләнгән. Биредә көненә 5 тапкыр ашату (ризыклар мәктәпнең ашамлыклар блогында әзерләнә) каралган.
Шулай ук ял көннәрендә үзәктә балалар вакытлыча шөгыльләнә алырлык махсус төркемнәр булдырыла. Балалар мәгариф үзәге телләрне өйрәтүдән тыш, балаларга сабыйлар фитнесы, беби-йоге, тестопластика, рәсем, лего-конструкцияләү, психоглар белән дәресләр, театр һәм ТВ мәктәбен һәм башкаларны тәкъдим итә.
Казан Мэры Илсур Метшин үзенең сәламләү сүзендә шәһәрдә беренче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен телләрне өр-яңа форматта өйрәтә торган уку бинасы булдырылуын билгеләп үтте. “Сабыйларның шатлыклы йөзләренә карап, биредә һәммәсенә дә ошый дигән фикер туа, - диде И.Метшин. – Бу – иң дөрес күрсәткеч”.
“Бала-сити” директоры Альбина Насыйрова Казанда әлеге үзәкне булдыру идеясы ничек барлыкка килүен сөйләде. “Өч яшьлек сабыебызга балалар бакчасы сайлау мәсьәләсе тугач, без Вахитов районында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен мәгариф учерждениеләренә кытлык булу белән очраштык”, - диде ул. Кирәкле таләпләр арасында уңайлы шартлар гына түгел, бала төрле яклап үсә алсын өчен яхшы педагогларның булуы да зарурлыгын билгеләде ана.
“Мондый тәҗрибәне без Америкада, Сингапурда һәм Мәскәүдә өйрәндек. Бу Казанда һәм Татарстандагы беренче полилингваль балалар бакчасы”, - дип ассызыклады Альбина Насыйрова.
Вахит һәм Идел буе районнары Администрациясе, “IT-park” югары технологияләре өлкәсендәге технопарк, “Microsoft” халыкара компаниясе проектның партнерлары булган.
Шәһәр башлыгы яңа проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән энтузиастлар төркеменә рәхмәтен җиткерде. “Балаларны тәрбияләү – зур хезмәт һәм зур җаваплылык, - диде Мэр. – Әлеге проектка тотынганыгыз һәм мәсьәләне хәл итүгә стандарт булмаган юллар аша якын килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Күңел һәм йөрәгегезне биреп эшләгәнегез күренеп тора”.
Илсур Метшин педагогларга уңышлар теләде, үзәкнең директорына балалар өчен спорт инвентарьлары алырга сертификат тапшырды, “Бала-сити”да тәрбияләнүчеләргә – йомшак уенчыклар һәм зур торт.
Яңа мәгариф үзәге ачылышында Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Вахитов һәм Идел буе администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да катнашты.