Шәһәр башлыгы Зәкиев округы сайлаучылары алдында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
(KZN.RU, 6-нчы февраль). Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин Азино-1 микрорайонында яшәүче халык белән очрашты.
Очрашу Казанның Совет районындагы 169-нчы номерлы мәктәбендә үтте. Шәһәр башлыгы Зәкиев округы сайлаучыларына узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм 2013 елга планнар белән уртаклашты.
Халык белән очрашу һәм башкарылган эш турында еллык исәп-хисап тоту һәр депутат өчен мәҗбүри эшләрнең берсе булып санала. Исегезгә төшерәбез, шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин Зәкиев сайлау округының депутаты булып тора.
Шәһәр башлыгы белән очрашуга 250-дән артык кеше килгән иде, араларында укытучылар, табиблар, мәдәният, спорт һәм ТКХ өлкәсендәге хезмәткәрләр бар иде.
Шәһәр башлыгы очрашуны ачып җибәргәндә узган елда Татарстан башкаласы өч рекордка ирешкәнлеген тагы бер тапкыр искә төшерде: төзелеш, демографик һәм “яшелләндерү”. Шулай итеп, шәһәрдә тарихта беренче тапкыр 1 млн.кв.м торак төзелгән, “Яшел рекорд” проекты кысаларында 50 меңләп агач утыртылган. “Халыкның һәр кешесенә 1 квадрат метр торак булдыру – безнең илебез хыялланган күрсәткеч. Торак төзелеше буенча без лидерларның берсе булып торабыз”, - дип ассызыклады ул.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, араларында иң әһәмиятлесе булып демографик рекорд тора: 2012 елда Казанда туучылар саны 2011 елга караганда 12%-ка арткан. Шулай итеп, 1987 елгы рекорд узылган, ул елда шәһәрдә 18730 сабый дөньяга килгән булган. “Туучылар санының артуы – шәһәр үсешенең лакмуслы кәгазе”, - дип билгеләде Мэр.
Азино халкын үткән елларда нык борчыган мәсьәләләргә тукталып, Илсур Метшин күбесенең уңай чишелеш табуын билгеләп үтте. Әйтик, микрорайонда балалар бакчалары җитмәве “Бәләкәч” программасы белән хәл ителде, шуның бәрабәренә генә дә Совет районында 11 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, шуларның күпчелеге – Азинода. Узган елда алар рәтенә 2 хосусый балалар бакчасы һәм 4 мәктәпчә яшьтәге гаилә учреждениесе өстәлде.
Агымдагы елда социаль өлкәдәге планнарга килгәндә, республика балалар клиник хастаханәсенең филиалы булачак Азинодагы балалар сырхауханәсенең төзелешен тәмамлау һәм тагы 2 хосусый балалар бакчасы ачу беренчел бурычлардан санала.
Казан Мэры хәбәр иткәнчә, узган елда Азинода ишегаллары һәм квартал эчендәге керү-чыгу юллары ремонтланган, парковка өчен өстәмә урыннар булдырылган, ял итү өчен 3 яңа сквер ачылган, 4 меңләп агач һәм куаклык утыртылган. Илсур Метшин “Яшел рекорд” кысаларында агачлар утыртуда катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде, шуның хисабына Азино-1 ташлы джунглидан яшел, төзекләндерелгән микрорайонга әйләнергә тиешлеген ассызыклады.
Капиталь ремонт турында сүз чыккач, шәһәр башлыгы шуны билгеләп үтте, узган елда микрорайонда 43800 метр юлга, шул исәптән Фәйзи, Бигичев һәм Ваһапов урамнарында да капиталь ремонт ясалган. Агымдагы елда Зәкиев һәм Ак.Сахаров урамнары буенча капиталь ремонт үткәрү, шулай ук Җиңү проспекты буйлап урынлы йөрүне ачу планнары бар.
Якынлашып килә торган Универсиада шәһәрнең йөзен бермә-бер үзгәртергә ярдәм итте. Шәһәр башлыгы исәкртеп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә зур әзерлек эшләре алып барыла. Әйтик, Азинода Универсиадага әзерлек кысаларында яңа спорткомлекслар төзелгән, Сахаров урамы – Җиңү проспекты чишелешләре, җәяүлеләр сукмагы булдырылган, трамвай йөри башлаган. Шәһәр башлыгы Азино халкына Универсиада вакытында Казаннан китмәскә кушты һәм барлык кешеләрне дә Бөтендөнья студент Уеннарын тамаша кылырга һәм спортчылар өчен җанатарга чакырды. “Бу –
дөньяда тиңе булмаган тарихи вакыйга, шуңа да һәрберегез дә тамаша кылуын теләр идем”, - дип билгеләде ул.
Микрорайонда яшәүчеләр үзләренең депутатларына күпләгән сорау бирделәр, аерым алганда, Азинода яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр, балалар бакчаларында урыннар җитмәү, ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре өчен торак булдыру, транспортка кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.
Шәһәр башлыгы һәрбер мәсьәләне шәхсән ачыкларга тырышырга сүз бирде, шулай ук киләчәккә перспективалы планнары белән дә бүлеште. Аерым алганда, аерым категорияле белгечләрне торак белән тәэмин итү соравы үз җавабын тапты. Шул рәвешле, Казанның төзекләндерү, транспорт, ТКХ өлкәсендәге хезмткәрләр өчен арендалы торак төзеләчәк, ә тар белгечле табибларга социаль ипотека буенча фатирлар тәкъдим ителә. Бу елда гына да Казанда 250 шундый фатир бүлеп бирергә җыеналар. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый төрдәге чаралар Казанга квалификацияле тар белгечләрне җыярга булышачак.