Яңа футбол стадионындагы эш барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин да танышты.
(KZN.RU, 15-нче февраль). Төзелеп килә торган футбол стадионы кырында, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студент Уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналары үткәрү өчен, Казан Мэры Илсур Метшин күзәтчелеге астында, сәхнә конструкцияләрен әзерләү эшләре башланды.
“2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының сценария планы республика җитәкчелеге тарафыннан расланды, шуңа да без инде гомуми концепцияне тормышка ашыру эшләренә тотынабыз. Хәзер тантана өчен вакытында мәйданчыкны әзерләү кирәк, әлеге мәйданчыкны бөтен дөнья күрәчәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Моның өчен биеклеге – 55, гомуми мәйданы 470 тонна тирәсе кадәрле уникаль конструкцияләр монтажланачак. Проект В.А.Кучеренко исемендәге төзелеш конструкцияләренең үзәк фәнни-тикшеренү институты тарафыннан эшләп чыгарылган.
Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары оештыру комитетының рәисе буларак, Казан Мэры Илсур Метшин әлеге корылманы әзерләү һәм монтажлауга оптималь технологияләр сайлауга багышланган киңәшмә үткәрде.
Белгечләр инде фундаментны әзерләргә тотынды. Эшләр гомуми төзелеш эшләре белән бергә алып барылачак.
Уникаль корыч конструкцияләр Түбән Каманың метал конструкцияләре заводында әзерләнгән. Предприятиенең эш барышы белән танышыр өчен кичә Илсур Метшин да биредә булды. Конструкцияләрне тиз арада монтажлау һәм демонтажлау – кирәкле алшартларның берсе булып тора. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки Универсиададан соң корылышларны халык күп катнаша торган шәһәр чараларын уздырганда даими нигездә куллану күз алдында тотыла.
Илсур Метшин корылманы монтажлау эшләренә март аенда тотынырга дигән бурыч куйды. Бу – Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының репетицияләрен үткәрү өчен кирәк.