(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәрендә яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү үзәгенең 2013 елда 6 меңнән артык яшүсмерне вакытлыча эшкә урнаштыру инициативасын хуплады. “Без балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга гына түгел, хезмәткә карата да мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез”, - дип билгеләп үтте ул.
Эш белән тәэмин итү үзәге директоры Валерий Корнеев аппарат киңәшмәсендә 2012 елның җәендә 4554 яшүсмер эш белән тәэмин ителгәнен җиткерде. Алар арасында – 23 ятим, 370 тулы булмаган гаиләдәге балалар, 120-се – күп балалы гаиләдән һәм 200-е полициядә учетта торучы балигъ булмаган балалар. Шәһәрнең Мәгариф идарәсе ул вакытта 3 мең кешенең хезмәте өчен 3,8 млн сум акча бүлеп бирде.
Валерий Корнеев сүзләренә караганда, 2013 елда 6064 яшүсмерне эш белән тәэмин итәргә кирәк. Мәктәп укучыларын Универсиадага әзерләнү һәм уздыру вакытында шәһәрне төзекләндерү эшләренә, шулай ук ата-аналары эшли торган предприятиеләргә җәлеп итеп була. Минималь мәшгульлек –20 көн рәттән 1-әр сәгать булган очракта гына да, болар өчен 9 млн сум акча кирәк булачак. Шул исәптән, федераль һәм республика бюджетыннан нибары 5 млн сум гына бүленәчәк.
Илсур Метшин замана яшьләре өчен мондый проектларның файдалы булуы белән килеште һәм үзенең дә сөт заводында эшләп йөргәнен искә алды. “Без барыбыз да моның аркылы үттек – һәркем дә үзенең беренче тапкыр эшләп алган сумын хәтерли. Теләгән барлык укучыларны җәйге чор вакытында түләүле эш белән тәэмин итү – безнең изге бурычыбыз”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.