(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин 2013 елгы Универсиада эстафетасы старт алу тантанасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Шәһәр башлыгы тантананың югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм Бөтендөнья студент уеннары уты Татарстан башкаласына шатлыклы яктылык бүләк итәр, дигән ышанычын җиткерде.
2013 елгы Универсиада уты Эстафетасының беренче факелы 25-нче гыйнварда Владивостокта кабызылды. Тантанада, Илсур Метшин белән берлектә, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU беренче вице-президенты, Россия студентлары спорт берләшмәсенең президенты Олег Матыцин да катнашты.
Казан Мэры утның данлыклы Париж университеты Сорбоннада кабызылуын искә төшерде. Нәкъ менә биредә 1923 елда беренче халыкара студент ярышлары оештырылган.
“Универсиада уты танылган диңгез сәяхәтчеләренең дөнья тирәли маршрутын кабатлады һәм Көньяк Кореяга килеп җитте, биредә аңа давыл комачаулый. Шуңа да карамастан, танылган “Седов” паруснигының командасы аны Владивостокка җиткерде, биредә утның Россия җирлегендәге тарихы башланды. Безгә ул шатлыклы яктылык бүләк итәр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Владивостоктан соң ут бөтен илне әйләнеп чыгачак. Факел йөртүчеләр Россиянең 30 эре студентлар үзәгендә булачак. Ут Якутск, Красноярск, Новосибирск, Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Владимир, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Оренбург, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләр аркылы үтәчәк. Соңыннан эстафета уты Татарстанның 43 муниципаль берәмлегендә булачак һәм 2013 елның 6 июлендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Ачылышы тантанасында тәмамланачак.