(KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 2013 елгы Универсиада уты эстафетасының Россия этабы старт алу танатанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар бүген Ерак Көнчыгыш федераль университетында булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия студентлары спорт берләшмәсенең президенты Олег Матыцин югары уку йортының аудиторияләрен карадылар, укытучылар, студент-волонтерлар белән аралашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның июль аенда Казанда үтәчәк Бөтендөнья студент уеннары эстафетасының Россия этабы Русский утравында урнашкан Ерак Көнчыгыш федераль университетының яңа кампусыннан старт алды. Узган елда Париж шәһәренең Сорбонна университетында кабызылган һәм бөтен дөньяны әйләнгән 2013 ел Универсиада Уты хәзерге вакытта Владивостокка – эстафетаның беренче этабына җитте.
Алексей Морозов, Камилла Гафурҗанова, Екатерина Гамова, Динара Сафина кебек танылган спортчылар беренче факел йөртүчеләр булды. Алар барысы да Бөтендөнья студент уеннары уты эстафетасында катнашу бер үк вакытта мактаулы һәм дулкынландыргыч икәнлеген билгеләп үтте. Танылган спортчылар белән бергә Ерак Көнчыгыш федераль университеты студентлары да әлеге тарихи тантананың шаһиты булды. Владивостоктагы эстафетада барлыгы 50-дән артык кеше катнашты.
Эстафета Россия буйлап сәяхәт кылганда илнең 30 эре студентлар үзәгендә булачак. Эстафетаның финал өлеше Татарстанның 43муниципаль берәмлеген үтәчәк. Утның юлы 6 июльдә Казанда – Студентлар уеннары ачылышы тантанасында тәмамланачак.
Белешмә
Ерак Көнчыгыш федераль университеты – Байкалдан алып Тын океанга кадәр булган территориядәге беренче классик университет. Аның тарихы 1899 елның 21-нче октябреннән – Владивостокта Көнчыгыш институты ачылгач башланып китә. Үзенчәлекле мәгариф программалары, югары квалификацияле профессор-укытучылар составы биредә уникаль һәм заман ихтыяҗын канәгатьләндерерлек белгечләр әзерләүгә булышлык күрсәтте.
Университет программасында 2019 елга кадәр үсешнең түбәндәге өстенлекле юнәлешләре сайланган: бөтендөнья океаны ресурслары; энергоресурслар һәм энергияне саклаучы технологияләр; наносистема һәм наноматериаллар индустриясе; транспорт-логистик комплекслар; Азия-Тын океан төбәкләре белән икътисади, технологик, мәдәни яктан хезмәттәшлек һәм биологик-медицина технологияләре. Болар буенча өч юнәлешне берләштерә торган үзенчәлекле кластерлар оешачак. Болар – максималь дәрәҗәдә эш бирүчегә юнәлтелгән мәгариф программалары; һәрбер кластер эчендәге дөньякүләм дәрәҗәдәге тикшеренү үзәкләре; тикшеренү һәм җитештерүне коммерцияләү структуралары.
Программаның бурычы – Ерак Көнчыгыш федераль университетын Ерак Көнчыгыштагы талантлы яшьләрне, фәнни мохит кешеләрен, Россиядән һәм чит илләрдән югары технологияле эшмәкәрлекне җәлеп итә торган иң эре мәгариф, тикшеренү һәм инновацион үзәккә әйләндерү.