Бөтендөнья студентлар уеннарының уты Владивостокта кабынды.
(KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 2013 ел Бөтендөнья студент уеннары Казанда югары дәрәҗәдә узачак. Россия буенча Универсиада уты эстафетасы старт алу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чираттагы тапкыр моңа ышанычын белдерде.
Тарихи чарада беренче вице-премьердан кала Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Приморье өлкәсенең губернаторы Владимир Миклушевский, FISU беренче вице-президенты, Россия студентлары спорт берләшмәсенең президенты Олег Матыцин да катнашты.
Узган елда Париж Сорбоннасында кабызылган һәм дөнья тирәли сәяхәт кылган 2013 ел Универсиадасы Уты Владивостокка җитте, биредә эстафетаның беренче этабы башланды.
“Владивостокта каты җил булса да, безнең белән студентлар уенының уты, шуңа да салкын түгел. Приморьеның барлык кешеләрен Универсиада утының нәкъ менә биредән старт алуы белән котлыйм. 161 көннән соң ут Казанга кайтачак, һәм без барыбыз да спортчыларыбыз өчен җан атачакбыз. Бөтендөнья студент уеннары эстафетасын лаеклы рәвештә кабул итәбез һәм тапшырабыз”, - дип билгеләп үтте Игорь Шувалов.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында эстафета оештыручыларына һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, барысын да 6-нчы июльдә Казанда старт алачак Универсиадага чакырды.
Алексей Морозов, Камилла Гафурҗанова, Екатерина Гамова, Динара Сафина кебек танылган спортчылар беренче факел йөртүчеләр булды. Алар барысы да Бөтендөнья студент уеннары уты эстафетасында катнашу бер үк вакытта мактаулы һәм дулкынландыргыч икәнлеген билгеләп үттеләр.
Танылган спортчылар белән бергә Ерак Көнчыгыш федераль университеты студентлары да әлеге тарихи тантананың шаһиты булды. Владивостоктагы эстафетада барлыгы 50-дән артык кеше катнашты.
2013 елда үтәчәк Универсиада башкаласыннан да Универсиада уты күчешен карап бардылар. Моның өчен “Казан-Владивосток” махсус телемосты булдырылды. Татарстан башкаласында яшәүчеләр Уеннарның иң эре спорт объектларының берсе булган –төзелеп килә торган яңа 45 мең тамашачы сыешлы футбол стадионы мәйданыннан элемтәгә чыкты.
Универсиада уты эстафетасының беренче этабын карарга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Олимпиада чемпионы Юлия Зарипова да килгән иде.
“Бирегә безнең яшьләр җыелды. Без барыбыз да Универсиада утын Россия җиренә килеп җитүен озак көттек. Барчагызны да эстафетаның старт алуы белән котлыйм һәм без әзерләнә торган Универсиаданың уңышлы үтәчәгенә ышанам”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Юлия Зарипова факел тотып Казан буйлап йөгерү мизгелен түземсезлек белән көтәм, дип ышандырды, шулай ук Уеннарда уңышлы чыгыш ясарга җыенуын да җиткерде.
Универсиада эстафетасы утының беренче көне Уеннарның шәһәр касәләренә ут кабызу белән төгәлләнде, ә Владивосток һәм Казан арасындагы спорт берләшмәсе ике шәһәрнең Мэрлары – Илсур Метшин һәм Игорь Пушкарев – кул бирешү аша имзаланды.
Видеорепортаж
Фоторепортаж
2013 елда үтәчәк Универсиада башкаласыннан да Универсиада уты күчешен карап бардылар. Моның өчен