2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар Уеннарының Утын җиткерә торган самолет бүген Россия җиренә – Владивостокка төште.
(KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар Уеннарының Утын җиткерә торган самолет бүген Россия җиренә – Владивостокка төште. XF/SU 4637 рейсы белән Сеул – Владивосток маршруты буенча юнәлгән «Ту-204-300» борттагы махсус транспорт колбасы белән Владивосток халыкара аэропортына җирле вакыт буенча 17 сәгать 28 минутта (10.28 мск.) төште. Универсиада утын Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды.
2013 ел Универсиада утын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы җомга көнне Приморье башкаласында булачак. Чара җирле вакыт буенча 12.00 сәгатьтә башланыр дип планлаштырыла.
Ут – Владивостокка “Седов” паруснигы бортында җиткерелер дип планлаштырылган иде алдан, биредә Бөтендөнья студентлар Уеннарының Уты махсус транспорт колбасы белән 2012 елның 15-нче июлендә Брест француз портына урнаштырыла. Шулай да һава торышы аркасында парусник курсын 30 градуска үзгәртте һәм төньяк Корея шәһәре Пусан порты рейдына урнашты. Моннан “Седов” вәкиле 2013 ел Универсиадасының рәсми авиакүчерүче “Аэрофлот” компаниясе самолетында, Ут Эстафетасының Россия этабы нәкъ менә илебезнең барлык студентларына бүләк итеп 25-нче гыйнварда – Россия студентлары көнендә була алсын өчен, Владивостокка юнәлде.
Исегезгә төшерәбез, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты Эстафетасы 2012 елның 12-нче июлендә Франциядә старт алган иде. Утны тантаналы рәвештә кабызу 1923 елда тарихта беренче тапкыр Бөтендөнья студент Уеннары үткән Сорбоннаның Париж университетында башкарылды. 15-нче июльдә Ут “Седов” парус судносы курсантлары командасына тапшырылды. Утның дөньядагы иң эре баркадагы сәяхәте тарихи төсмер алды: Бөтендөнья студентлары спорт уеннары Уты Эстафетасы беренче тапкыр шундый масштабка ия булды – Утның транспорт колбасы белән парусник 45 мең диңгез милен үтте һәм барлык халыклар һәм тарихта танылу алган сәяхәтчеләрнең маршрутын кабатлады.
Владивостокта Эстафетаның Россия этабы башланачак. Көнчыгыштан көнбатышка таба күчеп, факел йөртүчеләр Россиянең дистәләгән студентлар үзәгендә булачак. Ут Якутск, Красноярск, Новосибирск, Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Владимир, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Оренбург, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләр аркылы үтәчәк. Эстафета финишында Универсиада Уты Татарстанның һәрбер муниципаль берәмлегендә булачак, ә инде 6 июльдә, башланганына бер ел булды дигәндә, Эстафета Уты Казанның футбол стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Ачылышы тантанасының кульминациясе буларак төгәлләнәчәк.
Хоккейчы, Казанның “Ак Барс” командасы капитаны, Россиянең танылган спорт мастеры, Наганодагы 1998 елгы Олимпиада уеннарының көмеш призеры, 2008 һәм 2009 еллардагы дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Алексей Морозов XXVII Бөтендөнья җәйге 2013 ел Универсиадасы Уты эстафетасының беренче факел йөртүчесе булачак.
Факел йөртүчеләр исемлегендә күпләгән танылган спортчылар, фән һәм сәнгать хезмәткәрләре бар. Алар арасында Россиянең танылган спорт мастеры, берничә тапкыр Зур Шлем Турнирының финалисты, 2008 ел җәйге Олимпиада уеннарының көмеш призер иясе Динара Сафина, “Россия 2” телеканалы алып баручысы Ирина Шадрина, спортчы-рапирист, Лондонда узган 2012 ел җәйге Олимпиада уеннарының төркем ярышларының көмеш призер иясе, Россиянең танылган спорт мастеры Камилла Гафурҗанова һәм башкалар бар. Танылган волейболчы, 2013 ел Универсиадасы Илчесе Екатерина Гамова да кулына факел тотып 240 метр йөгерәчәк.