XVIII гасыр биналарның берсен торгызу эше тәмамланган.
(KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Профсоюз урамындагы “Икмәк базары” архитектура комплексын реставрацияләү инвесторлар һәм шәһәр мәнфәгатьләрен кайгыртуның бер үрнәге булып тора, дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин XVIII гасыр тарихи бинасын карау вакытында. Профсоюз урамы, 12 адресы буенча урнашкан комплексның беренче бинасы тулысынча торгызылган.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, реставрация эшләренең инвесторы булган “Osnova” компаниясе башлыгы Эдуард Колтун озата йөрде.
“Сәүдә рәтләре. Икмәк базары” XVIII йөз ахырында төзелгән. Биналар Кече Проломная (хәзерге Профсоюз урамы) урамы буенча Икмәк мәйданының эчке киңлеген/мәйданын формалаштыруда әһәмиятле роль уйнаган. 1874 елда беренче гильдия сәүдәгәре А.Е.Меркулов акчасына сәүдә рәтләренең бер өлеше урынына декоратив детальләр белән бизәлгән фасадлы торак йорт (Профсоюз урамы, 12) салынган. Бинада беренчесе – Саксон һәм икенчесе – Витебск фабрикалары чынаяк кирпеч (изразцы) белән бизәлгән ике уникаль мич сакланган. Чынаяк кирпечләрнең күпчелеге сакланган сирәк очракларның берсе бу.
Эдуард Колтун сүзләренә караганда, иң күп көч шул мичләрне саклап калуга сарыф ителгән. Аларның торбалары декоратив элементлар белән бизәлгән, хәзерге вакытта алар торгызылган бинадагы бутикның сәүдә залын бизиләр.
“Кибет проекты бик кызык, әмма чын матурлык элеккеге заман предметларыннан”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Биналар 2002 елдан бирле “Osnova” компаниясе милкендә санала. Мэр реставрация эшләренең ни өчен алданрак үткәрелмәве белән кызыксынды. Биналар хуҗасы Эдуард Колтун реставрация эшләренә булган кредитны уңай шартларда алу шәһәрдә тарихи үзәкне торгызу эшләре башлангач кына мөмкин булганлыгын җиткерде.
Казан Мэры күршедә - Профсоюз урамы буенча 16 йортта урнашкан бинаны реставрацияләү барышы белән танышты. Биредә эчке отделка эшләре башлана. Илсур Метшин аның фасадын торгызу эшләрен бу елның июль аена тәмамларга кушты. Инвесторның Профсоюз урамы буенча сәүдә рәтләрен торгызу проекты да әзер.
Эдуард Колтун башка тарихи биналарны торгызуга кызыксынуын белдерде. Мэр инвесторларның ачык аукционга чыгарылган һәйкәлләрне сатып алу мөмкинлеге барлыгын искә төшерде. “Безнең өчен иң мөһиме – инвесторларның үз өстенә алган бурычларын үтәү. Тарихи биналарның яшәргә тиешлеген аңлап, аукционга без аларны шактый уңай бәядән чыгарабыз. Шәһәрнең максаты аларда акча эшләү түгел, ә һәйкәлләрне саклауда”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.