(KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Ришвәтчелек белән бәйле булган факторларны төптән юкка чыгару эше системалы булырга тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча Казан Башкарма комитетында профилактика һәм тыштан даими күзәтчелек, шулай ук эчке контроль булырга тиеш. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шундый фикер җиткерде.
Мэрның ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Казан Башкарма комитеты органнарында, бигрәк тә Универсиада алдыннан, ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек зур игътибар һәм тырышлык таләп итә.
Р.Шәйдуллин казанлыларның Башкарма комитетның структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлек иткәндәге хокук һәм кызыксынуларын нәтиҗәле тормышка ашыруны тәэмин итүне эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак атады. “Без үзебезнең игътибарны гражданнардан, шулай ук юридик затлардан иң күп мөрәҗәгатьләр килгән учреждениеләргә юнәлтергә тырышабыз. Бу Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Архитектура идарәсе, Торак сәясәте идарәсе, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе”, - дип җиткерде ул.
Р.Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, Казанда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты һәм Архитектура идарәсе базасында берничә этап нигезендә Бердәм күп функцияле үзәк булдыру планлаштырыла. Расланган графикка яраклаштырып, төзелеш һәм административ биналар комплексына реконструкция ясау гына түгел, ә учреждение эшчәнлеген “бердәм тәрәзә” принцибын кертү юлы белән күпмедер дәрәҗәдә камилләштерү дә каралган. Р.Шәйдуллин фикеренчә, заманча информацион технологияләр куллану, кадрлы һәм функциональ аудит үткәрү, эшнең ачык регламентларын куллану, комитет эшчәнлекләренең ришвәтчелек белән бәйле факторларын юкка чыгару, муниципаль милекне нәтиҗәле кулланудан бюджетка өстәмә керемнәр килүне тәэмин итү исәбенә генә мондый нәтиҗәгә ирешеп була.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, мондый үзәкне булдыру – шәһәр хакимиятенең хыялы. “Без җирне бүлү, арендалау, милек белән бәйле булган идарәләрне максималь рәвештә берләштерергә телибез. Безнең хыялда – барлык процедуралар да максималь рәвештә е булган үзәк булдыру: сату да, җир күләме дә, категорияләре дә, бер категориядән икенче категориягә күчерү дә. Әлбәттә, мондый үзәкне булдыру җитди чыгымнар, оснастка, интеллектуаль көч таләп итә. Татарстанның башкаласы республиканың гына түгел, тулаем Россиянең башка муниципалитетлары өчен дә үрнәк булса иде”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Ратмир Шәйдуллин Универсиадага әзерләнү барышында Казан муниципаль органнары эшчәнлегенең законлыгын тәэмин итү өчен эшче төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Эшче төркем составына якынча Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, Тышкы төзекләндерү комитеты, “Техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар преприятиесе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү комитеты керергә тиеш.
Р.Шәйдуллин фикеренчә, Универсиада объектлары төзелешен һәм урам-юл челтәрләрен эксплуатациягә биргәнче, эш тәмамлану этабында – генераль подрядчылар белән соңгы исәп-хисаплар ясаганчы – контроль булдыру кирәк. Р.Шәйдуллин фикеренчә, эшкә шул яктан якын килү ачыкланган тәртип бозу очракларын нәтиҗәле юкка чыгарырга ярдәм итәчәк, шулай ук файдалы икътисади нәтиҗәгә китерәчәк. Моннан кала, бюджет чараларын экономияләүне ачыклауга мөмкинлек барлыкка киләчәк.
“Эшче төркемнең эшчәнлек өлкәсе – Универсиада объектларының комплекслы анализы түгел. Эш Башкарма комитетның структур бүлекчәләре эшчәнлегенең бер өлешендә, нигезенә һәм ТР дәүләт хакимияте органнары җаваплылыгы өлкәсенә кермичә генә үтәчәк”, - дип ассызыклады ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча Мэр ярдәмчесе.
Ратмир Шәйдуллин шулай ук агымдагы елда Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча эшче төркеменең эше дәвам ителә, дип хәбәр итте. Гыйнварның ике атнасында бөтен йортка да чамадан тыш артык түләүләр килгән йортларны тикшерү кысаларында төркем белгечләре “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре белән берлектә электр энергиясе белән тәэмин итү буенча 14 йортны тикшерделәр, “Водоканал” хезмәткәрләре белән – 28 йортны. “Йортларны тикшерү расланган график буенча дәвам ителә. Ачыкланган хокук бозулар буенча халыкка яңадан исәп-хисаплар әзерләнгән. Хокук саклау органнарына җибәрү өчен материаллар әзерләнә”, - дип хәбәр җиткерде Мэр ярдәмчесе.
Башкарма комитетның эшче төркеме шулай ук муниципаль берәмлек чараларының максатчан һәм нәтиҗәле файдалануларын тикшерәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә 2014 елдан алып яңа федераль контракт система гамәлгә керәчәк. Агымдагы елда муниципаль дәрәҗәдә төрле чаралар уздырылачак, алар исә Башкарма комитетның барлык структур бүлекчәләренә нинди дә булса җитди тәртип бозуларсыз һәм кыенлыкларсыз гына муниципаль заказның яңа системасына күчәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Р.Шәйдуллин.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда шәһәрнең Контроль-хисап палатасы белән берлектә муниципаль заказ системасындагы тәртип бозу очракларын ачыклау буенча актив эш планлаштырыла. Аның нәтиҗәсе буларак гаепле затларны җәзага тарту гына түгел, шулай ук бюджет чараларын экономияләү очракларын ачыклау, аларны куллану нәтиҗәлелеге үсеше дә тора. Бердәнбер поставщикка муниципаль заказны урнаштыру очракларына – торглар барып чыкмаган һәм муниципиаль контракт максималь бәядән һәм гариза биргән бердәнбер катнашучы белән төзелә торган очракта – зур игътибар биреләчәк.
“Ришвәтчелек белән көрәшкә бәйле эш, кар һәм чүпне чистарткан кебек үк, көн саен алып барылырга тиеш, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Сүз дә юк, әлеге эшне прокуратура да, Эчке эшләр министрлыгы да башкара. Әмма эчке контроль турында да онытырга ярамый”.
“Профилактика – бусы бер нәрсә, әмма кайбер түрәләрне һәм эшебезнең кайбер юнәлешләрен шик астына куймаслык тиешле шартлар булдыру кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.