Казанда яктыртыла торган яңа 3 чаңгы трассасы барлыкка киләчәк
(KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Хәзерге вакытта Казанда тагын 3 яктыртылган яңа чаңгы трассасы эшләнеп килә. Алар Юдино бистәсендә, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Идел буе районындагы урман массивында урнашкан. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.
Якын көннәрдә беренче булып Юдино бистәсендә эшләре тәмамлану стадиясендә булган һәм тиздән эшли башлаячак трасса (“Локомотив” стадионы) ачылачак. Аның озынлыгы 3 км тәшкил итә. Биредә шулай ук чаңгыларны прокатка бирү пункты урнаштыру мөмкинлеге һәм аларны әзерләү өчен инвентарь карала, болар исә Казанда чираттагы заманча чаңгы базасы булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде И.Фәхриев.
Барлык трассаларда да эшләр тәмамланганнан соң, шәһәрлеләр һәм спортчыларга, ниһаять, чаңгы спорт төре белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар көн дәвамында гына түгел, ә кичке вакытта да барлыкка киләчәк, дип билгеләде ул.
И.Фәхриев сүзләренә караганда, гамәлдәге базаларга ихтыяҗ гадәттәгечә зур. Шәһәрдә алар 6, прокатка 2730 пар чаңгы бирү мөмкинлеге бар. Шулай ук 300 пар чаңгыны прокатка бирә торган 3 пункт гамәлдә.
Илгиз Фәхриев шуны өстәде: шәһәрдә ел саен чаңгы спорт төре буенча 10-нан артык ярыш үткәрелә. “Һичшиксез, араларында иң популяры – “Россия чаңгы юлы” – зур спорт чарасы, татарстанлылар өчен дә чын мәгънәсендә сәламәтлек бәйрәменә әверелде. “Россия чаңгы юлы” стартына ел саен 20 меңнән артык казанлы чыга. Агымдагы елда “Россия чаңгы юлы” 10-нчы февраль көнне үтә”, - дип хәбәр итте спорт комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, яктыртылган чаңгы трассалары булдыруны шәһәрнең күп районнарында яшәүчеләр сорап язды, дип билгеләп үтте. “Трассалар бар, әмма аларны яктырту һәм куркынычсызлык мәсьләләре чишелеп бетмәгән”, - шәһәрлеләрнең шикаятьләрен китерде һәм ачылудан соң ук яңа трассаларда массакүләм спорт чаралары үткәрергә боерды.
И.Фәхриев Казанда тимераякларны прокатка алып була торган 14 шугалак барлыгын җиткерде. Аларның исәбенә ясалма бозлы ике стадион (“Ракета” һәм “Трудовые резервы”) һәм 7 ачык боз аренасы да керә.
“Яшүсмерләр арасында хоккей белән алка зур популярлыкка ия. Хоккей буенча Казан беренчелегендә 8 төрле яшь үзенчәлекләре буенча бүленгән төркемнәрдә 72 командадан 1440 кеше катнаша. Бу сезонда чемпионатның һәм беренчелекнең уеннары ачык боз ареналарында үтә”, - дип сөйләде И.Фәхриев.
Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк: хоккей буенча шөгыльләнүләр пластик хоккей тартмаларында үтә. Казанда аларның саны 74-кә җитә. Илгиз Фәхриев сүзләренә караганда, балалар һәм яшүсмерләр белән “элеккеге хоккейчылар, физик тәрбия укытучылары һәм үз эшләренең энтузиастлары” шөгыльләнә. Казанда хоккей сарае булдыру моның нәтиҗәсе булып тора - әлеге спорт төре белән бүгенге көндә мең малай шөгыльләнә. Шулай итеп, Казандагы “Золотая шайба” клубы призына үткән чираттагы турнирда 158 командадан өч төрле яшь категориясе буенча 3100-дән артык яшь хоккейчы катнаша: 2002-2003, 2000-2001, 1998-1999 елда туучылар. 2012 елның 20-нче декабреннән алып 2013 елның 15-нче гыйнварына кадәр уеннарның район этабы үтте, ә 18-нче гыйнварда “Баско” спорт комплексында “Золотая шайба” шәһәр турниры финалының ачылу тантанасы булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, финал уеннары алдыннан 24 тренер Казан Мэриясеннән кышкы спорт формасын алу өчен таныклыкларга ия булды, ә Казанның Хоккей федерациясе рәисе А.Рябов район администрациясе башлыкларының урынбасарларына кар җыя торган 7 техник берәмлек алуга сертификат бирде. Илгиз Фәхриев шул ук вакытта бүгенге көндә ишегалды командаларын яңа форма белән тәэмин итүгә ихтыяҗ барлыкка килгәненә игътибар итте.
И.Фәхриев сүзләренчә, Казанда тимераякта шуу спорт төре дә актив үсеш ала. Моңа беренче чиратта ясалма бозлы ике стадионның булуы да зур йогынты ясый. “Трудовые резервы” стадионында 2012-2013 сезонында ТР Спортның тимераякта шуу төре федерациясе белән берлектә барлык ярышлар уздыру регламентының техник таләпләргә дә туры килә торган 400 метрлы түгәрәк әзерләнгән. Мондый шартлар булдыру тимераякта шуу спорт төре буенча турнирларны төрле дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Спорт комитеты рәисе. Узган елның 25-26 декабрендә узган “Олимпийские надежды” Россиякүләм турниры араларында иң популярларыннан санала. Биредә Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән 300 спортчы катнашты.
Казанда массакүләм спортның үсеше – шәһәр хакимиятенең планлы эшләренең берсе, дип билгеләде Илсур Метшин, докладны тыңлаганда. “Массакүләм спорт белән шөгыльләнү – Россиянең берничә шәһәрендә генә тормышка ашырыла торган үткәндәге традицияләрне кире кайтару”, - дип билгеләде Мэр һәм мондый системалы эш – шәһәрлеләрнең сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итә, дип өстәде. Шәһәр хакимияте сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап кына калмый, массакүләм спорт үсеше өчен шартлар тудыра, үзләре дә лаеклы үрнәк күрсәтә, дип ассызыклап үтте. Әйтик, Татарстанның муниципалитет вәкилләре кышкы Спартакиада кысаларында ярышачаклар. “Без боз мәйданчыгында башка шәһәрләрдән килгән хезмәттәшләребез белән рәхәтләнеп кәшәкә бәрелештерәбез”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.