Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне кар һәм бозлавыклардан чистарту эшен тагы да көчәйтергә кушты.
(KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Агымдагы елда явым-төшемнәрнең аз булуына карамастан, казанлылар ишегаллары һәм тротуарларның тиешле дәрәҗәдә чистартылмавыннан зарлана. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне кар һәм бозлавыклардан чистарту эшен тагы да көчәйтергә кушты.
Башкарма комитеты Җитәкчесенең Шәһәрне төзекләндерү һәм торак-коммуналь хезмәте буенча урынбасары Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар аенда төшкән явым-төшемнең күләме 27 мм тәшкил иткән. “Узган атнада юл хезмәткәрләре урам-юл челтәрләреннән карны чыгардылар. Кар яуган вакытта юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү, машиналар йөри торган юллардагы һәм тротуарлардагы карны себерү эшләре башкарылды”, - дип хәбәр итте А.Лобов.
Аның сүзләренә караганда, узган атнада техниканың кулланылышы уртача 652 берәмлекне тәшкил иткән, шул исәптән йөк төяү техникасы – 89 берәмлек. Тротуарларны чистартуга көн саен 415 юл эшчесе чыккан, 10 махсуслаштырылган кар җыю техника берәмлеге һәм 38 кече механизацияле берәмлек кулланылган. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең барлык стационар кар эретә торган пунктлары гадәти режимда эшләгән, шулай ук карны вакытлыча җыю өчен махсус урыннар булдырылган. А.Лобов мәгълүматларына караганда, кыш башланганнан алып барлыгы 276 мең тонна кар чыгарылган, 14-еннән алып 21-нче гыйнварга кадәрге бер атна эчендә – 49 мең тонна. 37 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән соңгы атнада гына – 5 мең тонна.
Александр Лобов бозлавык барлыкка китермәү шәһәрне төзекләндерү преприятиеләре алдындагы төп бурыч булып калуын искә төшерде. Поселок юлларындагы, тротуарлардагы юлларны чистарту эшенә аерым игътибар бирү, бозлавык барлыкка килүгә юл куймау мәсьләсе заказ бирүчеләр һәм подрядчылар каршында да иң әһәмиятлеләреннән санала.
14-нче гыйнвардан алып 20-сенә кадәр йорт янындагы территорияләрне чистарту, биналарның түбәләрен кардан һәм бозлавыктан арындыру эшләре дәвам иткән. Йорт яннарындагы территорияләрне, квартал эчендәге керү-чыгу юлларын чистартуга көн саен 1660 урам җыештыручы җәлеп ителгән һәм 107 махсус техника берәмлеге кулланылган. “19-нчы гыйнвар шимбә көнне булган явым-төшемнән соң, йортлар янындагы территорияне чистартуга 1650 урам җыештыручы чыкты һәм 95 махсус техника берәмлеге кулланылды. Көн дәвамында 3 меңләп ишегалды тиешле санитар хәлгә китерелде. Норматив җыештыру буенча калган ишегалларын рәткә китереп бетерүне 23-нче гыйнварга кадәр тәмамлау планлаштырыла”, - дип җиткерде А.Лобов.
Шәһәрдә шулай ук түбәләрне кардан һәм бозлавыктан чистарту эшләре дә алып барыла. Көн саен 165 кешенең көче белән, шул исәптән җәлеп ителгән альпинистлар ярдәмендә, 210-га якын түбә чистартылган. Атна буена 995 түбә (46%) кардан арындырылган. Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 2161 авыш яссылыктагы түбә бар. Әлеге эш дәвам ителәчәк, дип ышандырды Лобов.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин үз чиратында, узган атнада гына идарә белгечләренең 2 меңнән артык шәһәр объектларына кышын норма таләпләренә туры килерлек итеп карау буенча тикшерү үткәргәнлеген хәбәр итте. Барлыгы 1071 тәртип бозу очрагы ачыкланган, аерым алганда, түбәләрне чистарту буенча – 394, территорияләрне кардан чистарту буенча – 474, чүп мәйданчыкларын тотуга бәйле дәгъвалар саны 99 очрак дип теркәлгән.
Р.Муллин сүзләренә караганда, 400 тәртип бозу очраклары бетерелгән, калганнары буенча эш дәвам ителәчәк. Узган атнада 183 беркетмә төзелгән: 101 – вазыйфаи затларга һәм 82 – физик затларга. Тәртип бозу очраклары булган объектларның 137-се коммерцияле структурага карый. Узган атнада гына административ комиссия вәкилләре административ хокук бозу очраклары буенча 121 эшне караган, алар буенча 4,6 миллион сумнан да күбрәк штраф санкцияләре чыгарылган, дип хәбәр итте ул.
Агымдагы елда явым-төшем күләме югары булмаса да, шәһәрлеләрдән территорияләрне кардан һәм боздан сыйфатсыз чистартуга кагылышлы шикаятьләр килүе дәвам итә, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. “17 шикаять килде, шуларның 5-се – Совет районында яшәүчеләрдән”, - дип ассызыклап үтте Мэр. Аерым алганда Себер трактындагы тротуарның чистартылмаган өлешенә карата язылган.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров Пионерлар урамы, шулай ук Себер тракты буенча урнашкан 22 һәм 24 йортлар янындагы тротуарлар бик начар хәлдә булуын һәм ремонт кирәклеге турында җиткерде. “Кар җыя торган техника сикәлтәле урыннардагы карны һәм бозны калдыра. Бу участокларда без урам җыештыручыларның санын арттырдык, хәзер кул белән җыештыралар”, - диде Гафаров.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык подрядчы һәм хезмәт күрсәткән оешмаларга да шәһәр территориясен чистарту өчен һава торышының уңай шартларыннан файдаланып калырга кирәк. “Кичә шәһәр урамнарында мин бер генә көрәк тоткан кешене дә күрмәдем, югыйсә кар да юк, һава торышы да яхшы иде”, - дип билгеләп үтте И. Метшин.