Казанда 5 сыйныф карантинга ябылган
(KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Грипп һәм ОРВИ эпидемиясе сәбәпле Казан мәктәпләренең 5 сыйныфында карантин игълан ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарә башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр итте.
Дәресләр Казанның Вахитов районының 96-нчы номерлы, Идел буе районындагы 68-нче номерлы мәктәпләрнең берешәр сыйныфында, Идел буе районының 83-нче номерлы лицееның өч сыйныфында вакытлыча туктатылган.
Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны күрсәткече шулай ук кала. Атна дәвамында 9616 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу исә эпидемик чиктән 44,6%-ка югарырак дигән сүз. Грипп һәм ОРВИ белән авырып, хастаханәгә салына торган халык саны да үзгәрешсез.
“Грипп һәм ОРВИга бәйле быелгы ситуация медицина белгечләре арасында иң куркынычы түгел, шулай да шактый җитди. Статистика шуны күрсәтә, вакцинация узган хезмәткәрләр арасында авыручылар саны азрак”, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Икенче елга эш тәкъдим итүчеләр арасында хезмәткәрләргә вакцинация үткәрү хакында аңлату эшен активрак алып бару кирәклеген тәкъдим итте. “Вакцинага акча экономия ясаганнар, нәтиҗәдә, халык сәламәтлегенә зыян китерә”, - дип өстәде ул.