Бу елгы кыш айларында Казанда
узган ел башланган кар җыештыру системасын үзгәртү эше дәвам итәчәк. Идарә
итүне цифрлаштыруга һәм кар түгү эшләрен математик исәпләүләр нигезендә
башкаруга аерым игътибар бирелә. Шул ук вакытта Казан мэры Илсур Метшин цифрлы
өзеклекләр, интернет булмаган сәгатьләрдә һәм башка көтелмәгән хәлләр очрагында
эшне сыйфатлы итеп үтәү бурычын йөкләде. Эшлекле дүшәмбе утырышында кышка
әзерлек планнары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев
сөйләде.
«Һава торышы гадәттәгедән җылырак икәнен барыбыз да
яхшы аңлый. Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Әмма бик тиздән салкыннар башланыр,
кар явар, бозлавык булыр. Без боларның барысына да әзер булырга тиеш. Чананы
җәйдән әзерләү яхшы, безнең тарафтан зур эш башкарылган инде. Системаны яхшырту
эшендә төзекләндерү предприятиеләре җитәкчеләре, җитәкче урынбасары, Башкарма
комитет җитәкчесе, район башлыклары катнашты. Без үзебез дә әлеге укуларда
катнаштык. Әмма алда безне бик җитди эш көтә – кар явачак, бураннар һәм
бозлавык булачак – шуңа күрә системаны тотрыклы дәрәҗәгә җиткерергә кирәк», –
дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы укулар һәм
эшчәнлекне анализлау барышында катнашучылар тарафыннан җыештыру эшенең
нәтиҗәлелеген арттыру буенча өстәмә резервлар табылуын да өстәп әйтте. Хәзер
аларны кыш башланганчы куллану мөһим. Шулай ук предприятиеләр цифрлы
системалардагы өзеклекләргә, интернет эшләмәгән очракларга әзер булырга тиеш.
«Күп кар явуга каршы көрәш һәм
агымдагы эш өчен без үз көчебез белән цифрлы мөмкинлекләр булдырдык: җыештыру
маршрутларын цифрлаштырдык, электрон юл кәгазьләрен, телемедицина хезмәтен
керттек. Болар барысы да мөһим һәм кирәкле эшләр. Әмма шәһәр предприятиеләре
цифрлы өзеклекләргә, интернет юклыгына, башка көтелмәгән хәлләргә әзер булырга,
куйган бурычларны үтәргә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казан мэры урамнарны җыештыру
эшенә керешкәнче халык белән элемтәдә булу кирәклегенә аерым басым ясады. Аның
сүзләренчә, автомобиль хуҗаларына эш графигы турында алдан хәбәр итәргә кирәк.
«Район администрацияләре һәм
идарәче компанияләр халык белән актив хезмәттәшлек иткән җирдә, алдан
сөйләшүләр алып барылган нокталарда эш тә яхшырак эшләнә. Буран көнендә генә
сөйләшеп әллә кая китеп булмый. Безгә барысы да билгеле, залда утырган
җитәкчеләрнең барысы да тәҗрибәле. Шуңа күрә калган вакытны файдалы итеп
үткәреп, бу эшне алдан башлыйк», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.
Кышын кар түгү эшләрен математик
исәпләүләр нигезендә башкару кар белән идарә итү буенча төп корал булачак. Ул
һәр участок өчен кирәкле техника санын исәпләргә һәм графиктан тайпылышларны
тиз арада ачыкларга ярдәм итәчәк. Әлеге алым бюджет чыгымнарын арттырмыйча
ресурсларны бүлү эшен җайга сала.
«Шәһәр мониторы» системасы – юл хезмәтләре эшен
контрольдә тоту өчен булдырылган цифрлы платформа да үстерелә. Җәй айларында
әлеге системага ике мөһим яңалык: яллана торган техниканы броньлау модуле һәм
хисапларны ярымавтомат рәвештә формалаштыру системасы кертелгән.
Әлеге үзгәрешләр юл предприятиеләренә бюрократиягә
азрак вакыт сарыф итеп, актуаль мәгълүматлар нигезендә идарә карарларын тизрәк
кабул итәргә ярдәм итәчәк, дип билгеләде Игорь Куляжев.
24 октябрьдә Казанда кышкы юлларны карап тоту буенча
сынау чарасы уздырыла. Анда Тышкы төзекләндерү комитеты, район
администрацияләре һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнаша. Әлеге чара
техниканың линиягә чыгу тизлеген бәяләргә, эш барышында «тар урыннарны»
ачыкларга һәм кар ява башлаганчы аларны тиз арада җайга салырга ярдәм итәчәк.
Быел ишегалды киңлекләрен җыештыру эшчәнлеге шулай ук
яңадан карала. Игорь Куляжев заказ бирүчеләр, юл предприятиеләре һәм
торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре катнашында уздырылган киңәйтелгән утырыш турында
сөйләде. Юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр җыештыруга комплекслы якын килү
турында килешенгән. Сессияләр барышында юнәлешләр өчен җаваплы җитәкчеләр узган
елгы яхшырту нәтиҗәләрен бәяләп, җыештыру эшенең тизлеген арттыру буенча өстәмә
чаралар да эшләгән.
Юлларны кышын карау өлкәсендә яхшырту чаралары узган
ел башланган – шәһәрдә маршрутлар цифрлаштырылган, телемедицина һәм электрон юл
кәгазьләре кертелгән, 80 участокта юл билгеләре (тротуарларны җыештыру эше
уңайлы булсын өчен) күчерелгән, шулай ук хезмәткәрләр өчен 52 гадәти процедура
эшләнгән.
Төяү логистикасын үзгәртү һәм хезмәт өчен түләүнең яңа
системасын кертү (рейс буенча түләүгә күчү) техниканың җитештерүчәнлек
күрсәткечен 30%-ка кадәр арттырырга ярдәм иткән: бер үзбушаткычка туры килә
торган уртача рейслар саны сменасына 5–6 дан 7–8 гә кадәр арткан, кайбер
көннәрдә бер машинаның 12 рейс ясаганы да булган. «Ирешелгән нәтиҗә алдагы
кышка максатчан күрсәткечләр өчен – өстәмә ресурслар җәлеп итмичә генә сменага
рейслар санын тагын да арттыруга нигез булып тора», – диде Игорь Куляжев.
Юл буена куеп калдырылган машиналар кышкы җыештыру эшендә
иң четерекле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Алар махсус техникага узарга
комачаулый, юл өлешен тарайта. Казанда аралашу кушымталарындагы чат-бот аша
машина хуҗаларына хәбәр итү тәҗрибәсе дәвам итә. Система коммуналь техника эше
өчен машинаны алырга кирәклеге турында тиз арада машина йөртүчеләргә хәбәр
итәргә мөмкинлек бирә. Болай эшләгәндә урамнарны чистартуның сыйфаты сизелерлек
арта.