Татарстан башкаласында илебезнең танылган театрлары гастрольләрен оештыру традициясен алга таба да дәвам итәргә ниятлиләр. Шәһәр мэры Ильсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 16 һәм 17 октябрь көннәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә узган А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры гастрольләренең зур кызыксыну уятуын ассызыклады. Ул шулай ук шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, якын арада Казанда тагын нинди театрларны һәм спектакльләрне күрергә теләүләре турында фикер алышырга тәкъдим итте.
Ильсур Метшин А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенскийга Казандагы гастрольләр өчен рәхмәт белдерде.
«Илнең алдынгы театрларының берсе биредә чыгыш ясавы казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Шул форсаттан, мин театрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенскийга һәм Россиянең халык артисты Николай Цискаридзега зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Гастрольләр тамашачылар арасында бик җылы һәм зур кызыксыну белән кабул ителде», – диде Казан мэры Ильсур Метшин.
Аның сүзләренчә, мондый чыгышлар шәһәрнең мәдәни тормышын тагын да баетуга ярдәм итә һәм Мәскәүгә бару мөмкинлеге булмаган кешеләргә илнең төп театрлары куйган спектакльләрне үз күзләре белән күрергә шартлар тудыра.
«Мәскәүгә барырга бөтенесенең дә мөмкинлеге юк, ә мондый танылган театрларга бару һәм спектакльләрне карау – бигрәк тә кыен. Казан тамашачысы якын арада тагын кемнәрне биредә күрергә тели икән? Тәкъдимнәрегезне безгә җиткерегез. Бу юнәлештә һичшиксез тырышып эшләячәкбез», – дип ассызыклады мэр.