(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 334 мең тонна кар чыгарылган. Кулланылган техниканың саны тәүлегенә 660 берәмлекне тәшкил итә. Төп көчләр ишегалларын һәм тротуарларны чистартуга юнәлтелгән. Шулай да халык тарафыннан шелтәләр килү дәвам итә, шуңа да шәһәрдә чистарту эшләрен көчәтйтелгән режимда дәвам итәргә кирәк. Бу турыда бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда Казандагы явым-төшемнең күләме нормага туры килгән – 33 мм тәшкил иткән.
“Узган атнада техниканың тәүлегенә уртача кулланылышы – составка 102 берәмлекне җәлеп ителгәнне дә исәпкә алып – 665 берәмлекне тәшкил итте. Тротуарларны чистарту эшенә 550 юл эшчесе чыкты, 10 махсус һәм 35 кечкенә техника берәмлеге кулланылды. Гыйнвар аенда гына Казан урамнарыннан 334 мең тонна кар чыгарылган, узган атнадагы чистартылган карның күләме генә дә 57 тоннаны тәшкил итә. Кар яуган вакытта юлларга бозлавыкка каршы материал сибү эшләре 2 сменада алып барылды”, - дип җиткерде Башкарма комитет Җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов.
Аның сүзләренә караганда, узган атнада төп көч поселоктагы юлларны, тротуарларны һәм йорт янындагы территорияләрне чистартуга юнәлтелгән. Кардан чистарту эшендә көн саен 1660 кар көрәүче һәм 110 техника берәмлеге катнаша.
Шул ук вакытта торак йорт каралты түбәләрен һәм түбәләрне чистарту буенча эш алып барыла. “Әлеге эш төренә 200-гә якын кеше, шул исәптән альпинистлар да җәлеп ителде. Узган атанада барлыгы 1140-тан артык каралты түбәсе читартылды. Температура кисәк төшкәнгә һәм кайбер түбәләрдә бозлавыклар барлыкка килгәнгә күрә, чистарту эшләрен берничә тапкыр кабатларга туры килде”, - дип билгеләп үтте Александр Лобов.
Чүп-чарны чыгару эшенә көн саен 50 чүп чыгара торган һәм 20 бункер чыгара торган машиналар җәлеп ителгән.
“Хисап чыгышлары һәрвакытта да күтәренке рухта булса да, халык тарафыннан шелтәләр килү дәвам итә. Шуңа күрә торак-коммуналь секторга да, Административ-техник инспекция идарәсенә дә эшчәнлекләрен көчәйтергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.