(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Бүгенге көндә Казан шәһәр маршрутларында хезмәт күрсәтер өчен 532 машина йөртүче җитми. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет Җитәкчесенең Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде. Шәһәрнең пассажир транспорты предприятиеләрендә 6500-дән артык кеше эшли, шул исәптән 2300-ләп машина йөртүче.
Габделхаков ассызыклап үткәнчә, 2012 елда эшсезләр рәтендә исәптә торучы бер генә казанлы да машина йөртүче булып эшкә урнашырга теләмәгән. Белгечлек буенча булса да эшне кире кагулар Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумында һәм 137-нче номерлы профессиональ училищеда белем алучы машина йөртүчеләрдән дә килеп тора: 2011-2012 елларда белем алган 21 кешедән нибары 2-се генә 9-нчы номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесендә стажировка үтә.
АПТ-2 муниципаль унитар предприятие каршындагы автомәктәптә белем алучы 84 кешедән нибары 22-се генә предприятиеләрдә эшли, тагы 4-се стажировка үтә. “Шулай ук армиядән демобилизацияләнгәннәрне җәлеп итү эше дә бара, даими эшкә 126 кеше чакырылды, тик тәкъдимнәрне беркем дә кабул итмәде”, - дип хәбәр итте Айдар Габделхаков.
Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, шәһәр җәмәгать транспортының Казан предприятиеләре җитәкчеләре квалификацияле кадрлар эзләп даими рәвештә Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Ульян өлкәсе районнарына чыга икән, шулай да әлеге төбәктәге машина йөртүчеләр күп очракта хезмәт хакы күбрәк булган Мәскәүгә, Сочига барып эшләүне өстенрәк күрә. Шулай итеп, Казанда машина йөрүтүчеләрнең уртача хезмәт хакы 28,8 мең сум, Самарада – 42 мең сум, Санкт-Петербургта – 48 мең сум тирәсе, Мәскәүдә исә - 64,7 мең сум тәшкил итә.
Кадрлар җитмәү мәсьәләсен чишү өчен йөк ташучылар башка ил гражданнарын җәлеп итәргә мәҗбүр. Бүгенге көндә Казанда машина йөртүчеләрнең саны якындагы чит илләрдән генә дә 650 кеше, бу исә машина йөртүчеләрнең 30% дигән сүз. “Кагыйдә буларак, чит ил эшчеләре эре шәһәрләрдә эшләп тәҗрибә туплаган, махсус әзерләнү үткән һәм Казанда ЮХИДИдә имтихан тапшырган була. Аларның күбесе берничә ел эшли, югары квалификациягә һәм аварияләрсез эш стажына ия”, - дип хәбәр итте Габделхаков.
Шуңа карамастан, монда да кыенлыклар җитәрлек. Докладчы җиткергәнчә, ТР буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсе, республикадагы миграцион сәясәтнең катгыйлануына таянып, соңгы вакытта кеше ташый торган предприятиеләрне агымдагы елга квоталар алу өчен документларын кабул итүдә кире бора башлаган.
“Башка ил гражданнары-йөртүчеләренә, әлбәттә, шелтәләр бар, әмма тупаслык һәм явызлыкның милләте юк. 550 мең казанлы көн саен диярлек җәмәгать транспортыннан куллана. Аларны йөртергә башка беркем булмаган очракта, без үзебезнең элекке ватандашларыбызның хезмәтеннән баш тарта алмыйбыз”, - дип үз фикерен җиткерде Казан Мэры Илсур Метшин.
Башка өлкәләрдән килгән шәһәр транспортын йөртүче гражданнарның хокук бозу очракларын җентекләп тикшерергә һәм соңыннан янә миграцион үзәккә башка илдән килгән эшчеләргә гариза җиткерү мәсьәләсенә кайтырга кушты.
“Беренчедән, без толерант, икенчедән, статисканы төгәл белергә тиешбез. Югыйсә, юл-транспорт һәлакәтенә Иванов яисә Төхвәтуллин исемле автобус шоферы эләгә икән, беркем берни әйтмәячәк, ә инде башка бер илдән күчеп килгән кеше булса, канәгатьсезлек, ачулы бер дулкын булып күтәреләчәк. Эшче ресурсларның сыйфаты мөһим, әмма барысын да бер калыпка салып карау дөрес түгел”, - билгеләде Мэр. Илсур Метшин сүзләренә караганда, преприятие җитәкчеләре, киресенчә, еш кына башка илдән килгән машина йөрүтүчеләрне тәртиплелек ягыннан бик җаваплы булуларын, аларны “иртән исерек килеш медицина контролендә күрмәссең”, дип билгелиләр икән.
Тулаем алганда, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы, шәһәр хакимиятенең карашы тыштан эшче көчләр җәлеп буенча анык: эш урыннары белән иң беренче чиратта казанлылар һәм Татарстан районнарында яшәүчеләр тәэмин ителергә тиеш. Әгәр инде эшсезләр теге яисә бу өлкәдә эшләргә теләмәсә, чит илдән килгән гражданнарны теләсәң-теләмәсәң дә эшче көч буларак куллану мәсьәләсе килеп басачак.