Шәһәр Мэры төзелеп бетә торган “Олимп” һәм “Кристалл” 3 йолдызлы кунакханәләрен карады
(KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Бүген иртән Казан Мэры Илсур Метшин “Олимп” һәм “Кристалл” кунакханә комплексларының төзелешләре белән танышты. 3 йолдызлы кунакханәләр беренче кунакларын якынлашып килә торган Универсиада вакытында кабул итәчәк, төзелешнең тәмамлану вакыты 2013 елның апреленә билгеләнгән.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов, Башкарма комитетның Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.
Зорге урамы, 66 адресы буенча урнашкан күп төрле функцияле “Олимп” комплексы 24- һәм 18-катлы торак йортлардан һәм 14 катлы кунакханәдән, сәүдә үзәгеннән һәм ике биеклектә урнашкан җир асты парковкасыннан тора. Төзелеш эшләре 2011 елның маенда башланган.
“Олимп” 3 йолдызлы кунакханәсе 93 номерга (130 урын) исәпләнгән. Ул эре транспорт чишелеше булган районда урнашкан, шәһәр үзәгенә метро ярдәмендә – 15 минутта, “Казан” халыкара аэропортына – 20 минутта, шулай ук Универсиаданың эре объектларына җәяүләп тә барып була.
Кунакханәнең проектында 100 кеше сыешлы конференц-зал, 30-40 урынга исәпләнгән кечкенә конференц-зал, эшмәкәрлек үзәге, 250 кеше кабул итә алырлык ресторан, шулай ук 30 урынлык лобби-бар булдыру каралган.
Подрядчы оешма вәкиле Казан Мэрын объект төзелеше билгеләнгән вакытка тәмамланачак һәм кунакханә XXVII Бөтендөнья студент уеннары кунакларын һәм катнашучыларын кабул итә алачак, дип ышандырды.
Шәһәр башлыгы, үз чиратында, “Шанхай урынына цивилизацияле базар урнаша” дип билгеләп үтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үзенә күп функцияләрне берләштергән “Олимп” комплексы шәһәрнең Идел буе базары белән күршедә урнашкан. “Элек, эш урыннарына аеруча кытлык булганда, мондый базарларның, бәлки, кирәге дә булмагандыр. Бүген исә цивилизацияле сәүдә, офис һәм кунакханәләр вакыты”, - дип проектны хуплады И.Метшин.
Мэр караган киләсе объект – Р.Яхин урамы, 8 (Сәет галиев һәм Р.Яхин урамнары киселеше) адресы буенча урнашкан “Кристалл” кунакханәсе. 5 каттан торган 3 йолдызлы кунакханәнең номерлы фонды – 322 урынга 161 номер. Беренче катта 80 кеше кабул итә алырлык ресторан урнаштыру каралган.
Илсур Метшин кунакханәнең уңайлы урында урнашуын билгеләп үтте. “Шәһәр үзәгендә аэроэкспресста аэропорттан вокзалга барасы, юлны чыгасы һәм кунакханәгә урнашасы – бик тә уңайлы”, - диде Мэр.
“Безнең шәһәрдә югары дәрәҗәдәге кунакханә инфраструктурасы барлыкка килә”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы һәм Казанда 2146 номерга 11 яңа кунакханә төзелүен искә төшерде, бу исә шәһәр номерлы фондының 25% күтәрә дигән сүз. “Кашык ашаган вакытта кирәк”, - дип җәйге Универсиада якынлашуына ишарә ясады Метшин.