(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Спорт инфраструктурасы үскәнгә һәм балалар спорт мәктәпләренең материаль-техник базасы яхшырганга күрә, Казан шәһәренең һәр дүртенче укучысы физкультура дәресләренән тыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә йөреп шөгыльләнә. Алдагы бурыч – илебезнең милли командасына кандидатлар әзерләүгә тиешле шартлар булдыру. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев бүгенге көндә Казанда 38 спорт мәктәбе эшләвен җиткерде, биредә 24111 бала һәм яшүсмер 43 спорт төре буенча шөгыльләнә икән. Тренировкалар процессын 626 тренер-укытучы алып бара, шуларның 512-се – штаттагы белгечләр, 114-е – ике эштә эшләүчеләр, 79 тренер – югары категориягә ия, 15-е Россия Федерациясенең атказанган тренеры исеменә лаек.
“Безнең спорт мәктәпләрендә бүгенге көндә халыкара класс дәрәҗәсендәге спорт мастеры исемен йөрткән 14 спортчы, 64 спорт мастеры, 294 спорт мастерына кандидатлар һәм беренче спорт разрядлы 603 катнашучы шөгыльләнә”, - дип хәбәр итте Илгиз Фәхриев.
Аның сүзләренә караганда, Казандагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре үсешенә 2013 елда Универсиада үткәрү хокукы бирелү дә зур йогынты ясаган. Яңа спорт объектлары проектларын булдыру һәм төзү белән беррәттән, аларда урнашу һәм спорт мәктәпләренең тренировкаларын оештыру эшләре башланды. Яңа объектлар булдырылу белән, элек гомуми белем бирү мәктәпләре базасында булган 15 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Универсиада объектларына тулысынча күчерелде. Элек балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен бер класс кына бүленә иде, биредә мәктәп администрациясе дә булды, тренерлар да шунда ук, спорт белән шөгыльләнү дәресләре исә гомуми урта мәктәпләрнең спорт залларында, дәресләр булмаганда үткәрелә иде.
Яшь спортчылар санын арттыру һәм әзерләнү өчен кирәкле шартларны яхшырту тренерлар составын киңәйтергә дигән карарга китерә. Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм Финанслар министрлыгы белән берлектә, өстәмә 43 тренер ставкасы булдыру өчен эш алып бара, бу исә 2-2,5 мең бала һәм яшүсмерләрне төрле спорт төрләренә җәлеп итү мөмкинлеген тудырачак. Әлеге мәсьәләдә Татарстанның профильле югары уку йортларының чыгарылыш курс студентларына зур өмет баглана.
“Балалар һәм яшүсмерләр арасында спортны үстерү өчен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы каршында Спортка әзерләү үзәге булдырылды, ул исә, иң беренче чиратта, спорт резервын тәрбияләүгә һәм перспективалы спортчыларны үсендерүгә юнәлдерелгән. Якын киләчәктә иң югары дәрәҗәдәге ярышларда Россия җыелма командалары составында үзебезнең спортчыларны да күрүгә ышанабыз. Казан спортчыларының күпчелеген 2013 ел Универсиадасында да күрергә өметләнәбез. Спорт федерацияләре һәм чит ил делегацияләре Уеннарда милли командаларның беренче номерлары катнашачагын раслады. Шуңа да Россия җыелмасына үтеп керү җиңелләрдән булмаячак”, - дип билгеләде Илгиз Фәхриев.
“Казандагы һәр укучының физик тәрбия дәресләреннән тыш балалар спорт мәктәпләренә йөрү факты бик тә куандыра. Заманча шартларда шөгыльләнүләре тагы да сөендерә, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Әмма барлык юнәлешләргә дә – массакүләм спортка да, физик тәрбиягә дә, зур казанышлар спортына да – игътибар бирергә кирәк”.
“Универсиадага килсәк, студентлар уеннарының соңгы 5 елда җитди үсешен сизәбез. Шуңа да Россия җыелма командасына Казаннан кандидатлар булдыру өстендә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Бу мәсьәләдә вакланырга ярамый. Ашаудан алып тору урынына кадәр барысын да кайгыртырга кирәк. Тәмамланганнан соң да, Универсиада яңа объектлардан тыш милли командабызның җиңүләре белән истә калачак. Үзебезнең туган җир рухи көч бирәчәгенә ышанам”, - дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы Мэры.