Алар арасында – торак йортлар, кунакханәләр, офис үзәкләре, апарт-отель, хореография училищесының интернаты һәм Иске Татар бистәсе музее.
(KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 9 объектның капиталь төзелеш проектлары Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү ведомствоара комиссиясенең 2013 елдагы беренче утырышында расланды. Шуларның икесе искәрмәләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка раслауга җибәрелде.
Утырышта Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Николай Васильев һәм Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова катнашты.
Тәкъдимнәр арасында Щапов, 43 адресы буенча урнашкан 35 машинага исәпләнгән паркинглы 4 катлы торак йорт расланган. Ведомствоара комиссия тарафыннан, катларына кагылышлы җитешсезлекләре һәм фасад карарлары өчен, ул берничә тапкыр кире кагылган. Нәтиҗәдә инвесторлар аның биеклеген 3 катка киметтеләр һәм фасад проектын эшләп бетерделәр.
Бутлеров һәм Маяковский урамнары киселешендәге элеккеге медицина хезмәткәрләре мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү проекты расланды. Якын-тирәдәге төзелеш белән яраклашмаганга күрә проектның беренчел вариантын комиссия башта кире кагып килә. Яңа вариантта җуелган бина фасады кабат тулаем диярлек торгызыла, хәзер ул Бутлеров урамындагы тарихи мохитка туры килеп торачак, ә мәйданнары квартал эчендәге йөрү юллары хисабына арта. Милекче биредә кунакханә урнаштырырга ниятли. “Шәһәрдә кунакханәләр җитми, шуңа да җәен төзүченең эчке отделка эшләренә тотынуын теләр идек”, - дип төгәллек кертте Мэр.
Тукай, 70 адресы буенча урнашкан тагы бер кунакханә проекты расланды. Шуның белән бергә милекче (“Ташпулат” ҖЧҖ) Тукай, 72 адресы буенча урнашкан республикакүләм әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектын – Бахтеев Йорты агач архитектурасы һәйкәлен торгызу җаваплылыгын үз өстенә ала. Һәйкәлне яңадан торгызу проекты аның мәйданы өлешләрендә интерьерларның этнографик реконструкциясе белән Иске Татар бистәсе музеен урнаштыруны күздә тота. Шулай ук милекче әлеге биналар янындагы булган Юнысов мәйданындагы скверларның бер өлешен төзекләндерергә һәм карап торырга ризалыгын бирде. Мэр – милекче белән музейның мәйданы билгеләнәчәк килешүне төзү кирәклеген искә төшерде.
Казан хореография училищесының чит шәһәрләрдән килеп белем алучы укучылары өчен интернат төзү проекты бертавыштан расланды. Интернат – училищеның уку корпусыннан ерак түгел, Б.Красная, 66 адресы буенча урнашачак. “Талантлы биючеләребез тиешле шартларда яши алсын өчен, тизрәк проектка рөхсәт бирергә һәм төзелеш эшләренә керешергә кирәк”, - дип шәрехләде комиссиянең бердәм карарын Илсур Метшин.
Архитекторлар – комиссия әгъзалары фикеренчә, Малая Красная урамының яңа төзелешенә 3 катлы торак йорт урынлы булачак. Малая Красная һәм Бассейная урамнары киселешендә урнашкан йортның хуҗасы беренче катта – сәүдә объекты, өстәге катларда 4 иркен фатир урнаштырырга ниятли. “Чын сәүдәгәрләр үзәккә кайта. Халыкның тарихи үзәктә яшәве, ә үзәк урамнар менә шундый зур тәрәзәләр белән яктыртылуы – минем хыял”, - дип шәрехләде проект эскизын Мэр.
Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, Петербург урамындагы автостоянкасы булган заманча офис бинасы проекты Казанның архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләрендә моңарчы бәхәс тудырган.
Тукай һәм Худяков урамнары киселешендә урнашкан “АSG” инвестицион компанияләр төркеменең “Апарт-отель” төзелеше килешүе шелтәләрсез узды. Ә менә шул ук компания тарафыннан Г. Тукай урамындагы 3 аерым бинаны үз эченә алган һәм гомуми мәйданы 1500 кв.м мәйдан тәшкил иткән офис комплексы төзелеше проектын, фасад карарларын эшләп бетереп, ТР Президенты раславына җибәрергә дигән карарга килделәр.
Мөштәри урамы, 14 адресындагы республикакүләм әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты Окошников йорты белән янәшә урнашкан җир асты стоянкасы булган 4 катлы офис биналары комплексы соңгы расланган объект булды. Участок – “Грань” ҖЧҖ инвесторына, ТР Язучылар берлеге урнашкан һәйкәлне торгызу шарты белән, берничә ел элек төзелешкә тапшырылган. Хәзерге вакытта инвестор үз вазифаларының бер өлешен үтәде – ТР Язучылар берлеге реконструкцияләнде. Яңа төзелеш проектын алданрак кабул итүгә киң таралыш алган “катлылык” һәм аңлаешсыз архитектура карары сәбәпче була. Яңа вариантта инвестор Окошников утары кырыена терәтеп салынган бинаны яңадан торгызырга һәм янәшәдәге квартал эчендәге офис бинасының биеклеген 4 катка кадәр киметергә планлаштыра.
Соңыннан Илсур Метшин комиссия әгъзаларына узган елда Казанның тарихи үзәгендәге бина милекчеләре һәм инвесторлары белән оештырган эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм бу елда да әлеге эшнең нәтиҗәле булачагына ышанычын җиткерде.
Видеорепортаж