Казан Мэры Оренбург трактындагы күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышты.
(KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Татарстандагы соципотека программасы кысаларында төзелгән торакның сыйфаты һәрдаим үсә бара. Дәрәҗәсе һәм кулланылыш технологияләре буенча Казандагы социаль торак Россия һәм чит илләрнең уртача бюджетлы фатирларына туры килә. Бу хакта башкала Мэры Илсур Метшин Оренбург трактындагы күп фатирлы йортларга эш сәфәре вакытында билгеләп үтте.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешмаларның вәкилләре дә катнашты.
Республика клиник хастаханәсе янында гомуми мәйданы 22 320 кв.метр булган 344 фатирлы 2 социаль ипотека йортын төзү узган елның язында старт алган иде. Елдан да кимрәк вакыт эчендә биредәге монолит эшләр ахырына якынлашты, хәзерге вакытта фатир һәм подъездларда эчке отделка эшләре тулы көчкә бара.
Әлеге йортлардагы фатирларның бер өлеше соципотека программасы буенча торак алуга чиратта торучы Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшырылачак.
Илсур Метшин төрле дәрәҗәдә әзер булган берничә фатирда булды. Әйтик, түбән катлардагы фатирлар әзер диярлек: биредә керү һәм бүлмәара ишекләр куелган, обойлар ябыштырылган, санитар техника һәм җылыту җайланмаларын урнаштыру тәмамланып килә. Шәһәр башлыгы һәр бүлмәдә дә җылылык регуляторларын урнаштыру практикасын уңай тәҗрибә сыйфатында билгеләп үтте.
“Казанда социаль ипотека программасын гамәлгә кертә башлаганнан без 1 млн. кв. метр шундый торак салганбыз. Шул ук вакытта аның яртысын – соңгы 2 елда. Төзелеш сыйфаты һәм кулланылган технологияләр буенча елдан-ел үсеш күзәтелә”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
“Без күп илләрдә булдык: Сингапур, Кытай, Көнчыгыш Европа. Барысында да социаль торак – аз уңайлыкларга ия булган кечкенә генә фатирлар, алары да тыныч районда. Бездә соципотека буенча бер бүлмәле фатирларның күләме – 40-50 квадрат метр. Мәҗбүри рәвештә балалар өчен мәйданчыклар, паркинглар – барлык инфраструктура төзелә. Бу бик тә кулай вариант, бездә социаль ипотека программасы буенча төзелешләрне шәһәрнең барлык районнарында да күрәбез диярлек. Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендә мондый фатирлар социаль түгел, ә уртача бюджетлы вариант буларак санала”, - дип фикерен җиткерде Казан Мэры.
Шулай ук шәһәр башлыгы якында гына җир участогы барлыгын әйтте, аны исә теләгән кеше саклаулы парк төзелеше өчен куллана алачак. Ул якында урнашкан йортлар һәм тулай тораклар өчен генә түгел, ә Республика клиник хастаханәсенә килүчеләр өчен дә актуаль булачак.