(KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Бүген Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җирле үзидарәнең үсеше буенча Консультатив округ советының президиум киңәшмәсен үткәрәчәк. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин катнашачак.
Шулай ук чарада округ төбәкләренең эре шәһәр һәм урынлы авыл җирлекләре башлыклары, законнар чыгара торган органнарның, җирле үзидарә һәм Идел буе федераль округы мөстәкыйль профсоюзларының Рәсәйкүләм советы вәкилләре катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 19-нчы сентябрендә Уфада Округ советының беренче утырышы узды, биредә эре шәһәр һәм муниципаль районнарда җирле үзидарә үсеше, авыл җирлекләрен оптимизацияләү, муниципаль кадр резервларын булдыру һәм куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ситуацияне анализлау һәм тәкъдимнәрне эшкәртү өчен эшче органнар – совет президиумы һәм иң актуаль мәсьәләләр буенча дүрт эшче төркем булдырылды.
Муниципаль хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлегенә шартлар тудыру өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнәрнең өстенлекле эшчәнлекләрен билгеләү чираттагы утырышның максаты булып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эш хакимият системасының РФ Президентының Федераль собраниегә җибәрелгән юлламасындагы мөһим максатларга таяна, дип хәбәр итә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең матбугат үзәге.