(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). “Иске шәһәр” – “Старый город” префектурасының бер ел эшчәнлеге дәвамында Иске татар бистәсе территориясен оператив рәвештә яңартырга һәм “клиник үлем” халәтеннән чыгарырга туры килде. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә “Иске шәһәр” префектурасы эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәләренең берсе буларак шуны атады.
Шулай итеп, бистә территориясендә 14 объектны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре тәмамланды. Төзекләндерелгәннәр исемлегендә “Милләт” типографиясе (Нариманов, 62), Рахманкулов йорты (Нариманов, 70), Усманов-Апанаева йорты (К.Насыйри, 40), “Мәрҗани” мәчете архитектура ансамбленә керә торган ике йорт (Ш.Мәрҗани, 16, 18), шулай ук 6 агач йорт (шуларның 5-се ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төзекләндерелгән) бар.
“Иске шәһәр” территориясе префекты Линар Закиров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта префектураның 12 урамында урнашкан 55 бинада ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Яңартып торгызылганнарның 42-се мәдәни мирас объектларына карый. Префект сүзләренчә, күпчелек объектларда төзелеш-монтаж эшләре беткән.
Префектура территориясендә - федераль дәрәҗәдәге һәйкәлләр, чиркәү, мәчет, музей, күп танылган язучы, шагыйрь, мәгърифәтче, җәмәгать һәм дин әһелләренең тормыш һәм эшчәнлекләре белән бәйле булган йортларны кертеп – барлыгы 89 тарихи-мәдәни мирас объекты исәпләнә.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бөтен дөньяда да тарихи үзәк – үзенең кагыйдәләре, финанслау һәм махсус игътибарны таләп итә торган идарә системасы булган үзенчәлекле территория. “Иске шәһәр” префектурасы Казан шәһәр Думасы карары белән 2011 елның 22 сентябреннән булдырыла. Анык чикләренә Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсенең күпчелек өлеше, Сул Болак, Мәскәү һәм Г.Тукай урамнары буенча урнашкан тарихи шәһәр мохите, шулай ук шәһәрнең эре транспорт төеннәре – тимер юл вокзалы, үзәк автовокзал һәм елга порты керә.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанның тарихи үзәгендәге дистә еллар буена җыелып килгән проблемаларны бер мизгелдә чишү мөмкин түгел. “Авария хәлендәге тузган торакны бетерү һәм тарихи үзәк яңартып кору программасы яртылаш тормышка ашырылган иде. Яшәүчеләрне яңа бинага күчерделәр, әмма эшләр тарихи үзәк торгызылуга кадәр барып җитмәде. Хәзер без әлеге процессның барышын һәм беренче нәтиҗәләре күренгәнен ышанып әйтә алабыз. Әгәр Иске Татар бистәсен кеше халәте белән чагыштырсак, без аңа реанимация үткәрергә һәм интенсив терапия бүлегенә күчерергә ирештек”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук шәһәрнең тарихи өлешләрендәге реклама щитларыннан баш тарту карары мөһим урынны алып торуын билгеләп үтте. “Үзәктә матур биналарны каплап тора торган бер генә реклама тактасы да калмады”, - диде Мэр.
Иске Татар бистәсенең тулысынча төзекләндерелгән беренче микрорайоннарын 2013 ел Универсиадасы вакытында күреп булачак. “Префектураның бурычы – инвесторлар, яшь архитекторлар, рәссамнәр һәм һөнәрчеләр белән эшләү, Иске Татар бистәсе рухын саклау. Территория тарихи булуына карамастан, иске шәһәргә яңа идеяләр кирәк”, дип исәпли И.Метшин.