(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казандагы грипп һәм ОРВИ эпидемиясенә карамастан, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары гадәти режимда эшләүләрен дәвам итә, бер учреждение дә карантинга ябылмаган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан мәктәпләрендә авырулар саны уртача 6%-ны тәшкил итә, балалар бакчаларында – 7%. Авырулар саны 20%-ка җиткән очракта гына, мәгариф учреждениесе карантинга ябыла. Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын карантинга ябу мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кирәк. “Хәзер барысын да алдан кайгыртып куеп була торган вакыт, авырулар саны кисәк арткан очракта карантин игълан итәргә кирәк булачак”, - дип исәпли шәһәр Мэры.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов мәгълүматларына караганда, ОРВИ һәм грипп белән авыру очраклары дәрәҗәсе республика башкаласында шул килеш кала бирә. Әйтик, Казанда соңгы атнада гына да 9 меңләп сырхау теркәлгән. Грипп һәм ОРВИ белән авыруның иң югары ноктасы, Рамил Әхмәтов фикеренчә, декабрь урталарына туры килгән. 2012-нче елның соңгы атнасында 9302 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның яртысы диярлек (4600 очрак) – балалар арасында.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы мәгълүматларына караганда, шәһәр буенча пандемикгрипп H1N1-ның лаборатория тарафыннан расланган 30 очрагы теркәлгән. Аның сүзләренә караганда, барысы да зарарсыз булган һәм сырхаулар инде дәваланып чыккан. Р.Әхмәтов фикеренчә, дуңгыз гриппының теркәлгән очраклары халыкны хафага салырга тиеш түгел. “Күпчелек очракта дуңгыз гриппы белән халыкның яшь һәм эшли торган яшьтәгеләре авырый, балалар һәм өлкәннәр әлеге төр грипп белән сирәк авырый. Гриппның мондый формасы вируска каршы һәм температураны төшерә торган препаратлар белән дәвалана. Катлаулы очрак булса, авыруны хастаханәгә салу кирәк”, - дип ачыклады ул.
Грипптан тыш көн саен пневмония белән 20-ләп очрак теркәлә. Пневмония белән авыручыларны хастаханәгә салыр өчен медицина учреждениеләрендә 300-дән артык урын һәм 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсендә тулы бер бүлек бүлеп бирелгән.
Р.Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хастаханәләр гадәти режимда эшли башлау белән ашыгыч ярдәмнең дә эш күләме күренерлек дәрәҗәдә кимегән. Мәсәлән, бәйрәм көннәрендә бер сменага 1600-1700 чакыру теркәлсә, хәзерге вакытта аларның саны 1250-гә кадәр кимегән.