(KZN.RU, 14-нче, Таисия Башаркина). Узган атнада Казан полицейскийлары, алкогольле эчемлекләрне сату өлкәсендәге закон тәртибен бозулары өчен, шәхси эшмәкәрләрдән – ларек һәм башка сәүдә нокталарының хуҗаларыннан – 2,5 мең литр алкогольле продукцияләрен алган. Моның хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең башлыгы Валерий Красильников хәбәр итте.
“Сыра рейд”лары буенча узган атнада 219 беркетмә төзелгән, хәтта кайбер беркетмәләрне полицийскийларга кабаттан язарга туры килгән. Атна буена 600 тикшерү үткәрелгән. В.Красильников билгеләп үткәнчә, мондый сыра рейдлары даими үткәрелә, һәрбер полиция бүлекчәсендә сыра һәм алкогольле эчемлекләрне законсыз сату фактларын барлар өчен махсус төркем булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче гыйнварда “Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында”гы федераль законының маддәсе гамәлгә керде. Шуның нигезендә стационар булмаган сәүдә объектларында этил спирты әзер продукция күләменең 0,5 һәм аннан да кимрәк процентын тәшкил иткән очракларда сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне сату тыела һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча, шулай ук төнге вакытта рөхсәт ителми.
Казан Мэры Илсур Метшин хокук саклау органнарына сыра лареклары белән көрәшүдә халыкка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясады. “Мәгълүматны яхшы таратучылар барыбер табылырга тиеш, сыра лареклары буенча шелтәләр үз вакытында күп булды бит”, - дип билгеләп үтте И.Метшин. Ларекларда сыра сату фактларына, бигрәк тә төнге вакытта, гомумкүләм каршылыклы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Кабул ителгән закон тиз арада башкаруны таләп итә, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.