(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 2012-нче елда Казанда 1000008 кв.метр торак куллануга тапшырылды, бу исә Татарстан башкаласы тарихында абсолют рекорд күрсәткеч булып тора.
Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, торакны кулланышка тапшыру күләме 2005-нче ел белән чагыштырганда 58%-ка үскән. Әлеге уңыш 25 меңнән артык төзүченең көндәлек эш нәтиҗәсе булып тора.
Тулаем алганда, Казан инде берничә ел рәттән куллануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора һәм 1 миллионнан артык халкы булган шәһәрләргә торакны гамәлгә кертү буенча Россиянең миллионлы-шәһәрләре арасында лидерлар өчлегенә керә.
2012 елда барлыгы Казанда 795782 кв.метр күп фатирлы торак һәм 204226 кв.метрлы шәхси торак төзелгән һәм эксплуатацияләнгән. Идел буе һәм Вахитов районнары (353 мең кв.м, гомуми күләмнең 35%-ы), алардан соң Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары (281,8 мең кв.м, 28%) лидер булып тора. Совет районында 205,6 мең кв.метр (21%), Киров һәм Мәскәү районнарында 160 мең кв.метр тирәсе, гомуми күләмнең 16%н тәшкил итә.
“Шуны да билгеләп үтәсе килә, шәхси төзелешләр динамик үсеш ала. Төзелеш күләме үсеше узган ел белән чагыштырганда 20,4%-ны тәшкил итә. Бу исә, төзелеш нормалары сакланган очракта, бернинди каршылыклар да булмавын, һәм кешеләр тыныч кына үзләренең йортларын төзи алуларын хәбәр итә. Шәхси йорт урынына күп фатирлы йортлар төзелгәндәге мошенниклык схемалары белән без алга таба да барлык закон методларын кулланып көрәшергә әзербез”, - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов. Узган ел тапшырылган торак йортларның берникадәр өлешен социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлар алып торган. 4183 фатирга 29 шундый йорт эксплуатациягә тапышырылган. Тагы ике йорт авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү программасы кысаларында бирелгән. Социаль йорт белән беррәттән коммерцияле торак төзелеше үсеш алды – 2012 елда эксплуатациягә 58 йорт кертелгән.
“Бүгенге көндә 2013-нче елга Казанда социаль ипотека буенча торак тапшыруның еллык планы 121787 кв.метрны (2016 фатир) тәшкил итә. Төзелешкә бирелгән рөхсәткә яраклаштырып, коммерцияле торакның күләме 2013-нче елга планлаштырылган төзелешнең нәтиҗәсе буенча 614414 кв.метрга исәпләнгән, 450-500 мең кв.метры тапшырылыр дип көтелә, бу – шәхси төзелеш һәм социаль ипотека суммасында 720-770 мең кв.метр торакны тәшкил итә», - диде Азат Нигъмәтҗанов.
Аның фикеренчә, киләчәктә төзелеш күләмен киңәйтүгә төп киртә булып шәһәрдә төзелеш өчен яраклы җир участоклары җитмәве тора. Илсур Метшин җавап итеп территорияләрне, әйтик, кулланышта булмаган сәнәгать мәйданчыкларын азат итү хисабына, яхшылап өйрәнергә кушты.
«Төзүчеләргә, нәтиҗәле хезмәтләре өчен, фатир алуга ирешкән барлык кешеләр исеменнән рәхмәт белдерәм. Ирешкән рекорд белән горурланабыз һәм алга таба яңа үрләр яуларбыз дип ышанам. Безнең бурыч –торак тапшыруның соңгы елда ирешелгән уртача күрсәткечен төшермәү. Аерым рәхмәтләребез Президентның социаль ипотека программасына.
Гадәти булмаган формада торак белән тәэмин итү демографик рекорд белән дә бәйле. Торак мәсьәләсен хәл иткәннән соң, яшь гаиләләргә икенче һәм өченче баланы алып кайтырга да җиңелләшә», дип билгеләп үтте Илсур Метшин.