(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Татарстандагы һава шартлары шәһәрне оператив рәвештә кардан чистартырга мөмкинлек бирә, шуңа да урам, ишегалды, квартал эчендәге йөрү юллары һәм тротуарлар нормага китерелергә тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Мэр Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына буенча Казанда гыйнвар башыннан 17 мм явым-төшем булган, бу исә айлык норманың 55 процентын тәшкил итә.
“Узган атнада поселок урамнарындагы һәм тротуарлардагы карны чыгаруга зур игътибар бирелде. Тәүлегенә техниканың уртача кулланылышы, өстәмә җәлеп итүләрне исәпкә алып, 677 берәмлекне тәшкил итте. Барлык карэреткеч пунктлар һәм карны вакытлыча җыю урыннары штат режимы буенча эшләделәр. Кышкы сезон башлаганнан бирле Казан урамнарыннан 228 мең тонна кар чыгарылды, 32 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылды”, - дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Торак секторда да көчәйтелгән эш алып барыла. “Ишегалларын һәм квартал эчендәге йөрү юлларын чистартуда көн саен 118 махсус техника эшли, барлык урам себерүчеләр дә йорт янындагы территорияләрне тиешле халәткә китерү белән мәшгуль. Контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны чыгару мәсьәләсе узган атнада хәл ителде. Түбә чистартуда 340-ка якын кеше эшли. Тулаем алган, авыш яссылыктагы 70% түбәләр тиешле халәткә китерелгән, калганнары буенча эш алып барыла”, - дип хәбәр итте Торак-коммуналь хезмәт комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Үз чиратында Башкарма комитет Җитәкчесенең Муниципаль контроль оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Муллин Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан 2,5 объектны тикшерү барышында 817 тәртип бозу ачыкланган, дип билгеләп үтте. Төп мәсьәләләр тротуарларның торышы һәм бозлавыкка каршы материаллар сибүгә бәйле.
Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр иптәшлеге бәйрәм вакытларында бик үк нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтмәде. Тикшерү вакытында авыш яссылыктагы түбәләрнең торышы буенча кисәтүләр булды: Вахитов районы идарәче компанияләре, Совет районындагы “Гвардия”, “Сервис Гарант” идарәче компанияләре, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы – “Армстрой” ҖЧҖ, 51-нче номерлы Торак-эксплуатация идарәсе, “Уютный соцгород” ҖЧҖ. Шулай ук “Наш дом” идарәче компаниясенең һәм “71 квартал” торак милекчеләре иптәшлегенең территорияләрен чистарту буенча кисәтүләр бар. Барлык кисәтүләр буенча да тиешле беркетмәләр төзелгән. Идел буе районы, шулай ук “Азино-1” һәм “Азино-2”идарәче копанияләре белән эш күпкә җиңелрәк бара”, - дип билгеләп үтте Рамил Муллин.
Коммерцияле структура объектларында 130-дан артык тәртип бозулар җибәрелгән, аерым алганда – сәүдә челтәр нокталарында. “Ак Барс Торг” ҖЧҖнә, “Эдельвейс” кибетләр челтәрләренә карата сораулар ачык килеш кала.
“Кибет хуҗалары эшне тиешенчә оештыра алмый икән, димәк, сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән күрешергә кирәк. Кешеләр кибет ишеге төбендә егылырга тиеш түгел. Мондый очраклар бар. Штрафлар салу гына түгел, аңлату эшләре дә безнең эшнең бер өлеше булып тора. Тулаем алганда Казанда күпләп кар яумады. Шуңа да барлык көчләрне дә бергә туплап, шәһәрне чистартырга кирәк. Даими финанслау булуы моны эшләргә мөмкинлек бирә. Төп магистральләр буенча сораулар булмаса да, тротуарлар буенча шикаятьләр кала бирә”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.