Казан мэры Илсур Метшин мәдәният
хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре,
сәнгать эшлеклеләре!
Сезне чын күңелдән мәдәният
хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бүген дистәләгән иҗади студияләр,
музыка һәм сәнгать мәктәпләре, музейлар, театрлар, китапханәләр, зооботаника
бакчасы, цирк Казанның мәдәният өлкәсен тулыландыра. Әлеге учреждениеләрнең
һәркайсында тарихи, мәдәни мирасыбызның күркәм үрнәкләре саклана.
Казаныбызны дөнья күләмендә
таныткан күпсанлы проектлар, фестивальләр һәм күргәзмәләр сезнең тырышлыгыгыз
белән бәйле. Әлеге чаралар ярдәмендә башкала халкы гүзәл иҗат үрнәкләре белән
таныша, милләтебезнең
йөзе, рухи хәзинәсе булган мәдәниятнең, сәнгатьнең сихри тылсымын тоярга
өйрәнә. Көндәлек хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз белән сез
җәмгыять үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, сәнгатьнең матурлыгын
аңларга, бәяләргә өйрәтәсез.
Шәһәребезнең ислам дөньясының
мәдәни башкаласы статусын алуы аеруча әһәмиятле күренеш – бу гореф-гадәтләребезнең
дөнья күләмендә танылуы һәм бер үк вакытта халыклар арасында аралашу һәм үзара
аңлашу кыйммәтләрен алга сөрү өчен җаваплылык хисе дә.
Узган ел вакыйгаларга бик бай
булды – башкалабызда Казанның әһәмиятле халыкара һәм Бөтенроссия мәдәни үзәк
буларак абруен ныгыткан күп кенә әһәмиятле чаралар узды. Күпсанлы тамашачылар игътибарын
җәлеп иткән һәм заманча музыка дөньясында яңа исемнәр ачкан «Яңа дулкын»
фестивале, төбәктә музыка юнәлешендә белем бирүнең югары дәрәҗәсен раслаган
«Татарстанның яшь виртуозлары» республика бәйгесе күркәм чаралар буларак
хәтердә озак сакланыр. Үзенчәлекле ихтыяҗлары булган талантлы балаларны һәм Россия
эстрадасы йолдызларын берләштергән «Игелекле дулкын» хәйрия фестивале
тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп, сәнгатьнең социаль
интеграция чарасы буларак көчен күрсәтте.
Әлеге чаралар шәһәрнең мәдәни төрлелеген
баету белән бергә, Казанның әңгәмәгә ачык булуын, аның мәдәни мирасны һәм бүгенге
көн кыйммәтләрен берләштерергә, тарихи хәтерне сакларга һәм бер үк вакытта
ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын тулысынча акларга сәләтле булуын
күрсәтте.
Сезгә фидакарь хезмәтегез, үз
һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Ныклы сәламәтлек, илһам көче һәм
яңа иҗади уңышлар телим!», - диелә котлауда.