Казан мэриясе махсус
хәрби операция зонасына
75 нче тапкыр гуманитар йөк җибәрә. Махсус ярдәм буларак өч
автомобиль, мотоцикллар, турельләр, квадроцикл, коткару арбалары, бензин һәм
дизель генераторлары, квадрокоптерлар, FPV-дроннар, төзелеш материаллары юллана.
Кирәкле әйберләр исемлеге хәрбиләрдән һәм аларның гаиләләреннән алынган гаризалар
нигезендә төзелгән. Йөк җибәрү барышын Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе
тикшерде.
«Бүген без
сугышчыларыбызга 75 нче гуманитар йөк җибәрәбез. Әлеге ярдәм Татарстан полкында
хезмәт итүче Казан егетләре һәм командирлары гозеренә туры китереп күрсәтелә. Әлеге
партиядә – турельләр, квадрокоптерлар, тепловизорлар, генераторлар, шулай ук танкчыларыбыз
сораган техника. Болар барысы да туп-туры алгы сызыкка китәчәк. Бүгенге көндә
75 не гуманитар йөкне җыюда Казанның 400 дән артык предприятиесе катнашты. Әлеге
игелекле эшкә зур, урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре, шулай ук битараф
булмаган бик күп шәһәр халкы җәлеп ителгән. Без сугышчыларның үтенечләрен үтәү,
аларның гомерләрен саклап калу һәм җиңүне якынайту өчен көчтән килгәннең барын
да эшлибез», - диде Илсур Метшин һәм махсус хәрби операция өчен гуманитар ярдәм
оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Сугышчылар,
аларның гаилә әгъзалары һәм хәрби җитәкчеләр үтенече буенча чираттагы партиядә
фронтка өч автомобиль, биш кросс мотоциклы, квадроцикл, бензин һәм дизель
генераторлары, тепловизорлы квадрокоптерлар, FPV-дроннар, пилотсыз очу
аппаратлар белән көрәш өчен радиоэлектрон автомобиль системасы, дрон
сигналларын көчәйткечләр, дрон детекторлары, тепловизорлар һәм күпсанлы
радиостанцияләр юллана. Шулай ук төялгән йөк арасында аккумуляторларны,
кабельләрне, техника өчен май һәм төзелеш материалларын күрергә була.
Әлеге исемлеккә
шулай ук яралыларны сугыш кырыннан алып чыга торган алты коткару арбасы һәм
дошманның пилотсыз очкычларын атып төшерү өчен ясалган алты турель өстәлә.
Боларның барысы да Казан волонтерлары тарафыннан җитештерелә, аерым алганда,
турельләрне «Тыныч күк өчен» хәйрия фонды катнашучылары җибәрә. Хәйрия фонды тарафыннан
фронтка хәзерге вакытта да алгы сызыкта кулланыла торган 1 меңнән артык турель юлланган.
«Безнең турельләргә ихтыяҗ бик зур. Узган елның апрель аенда без аларны күпләп
җитештерә башладык. Калашников пулеметыннан дроннарга кулдан ату – бик катлаулы
бурыч, шуңа күрә мондый эшләнмәләргә ихтыяҗ зур икәне аңлашыла. Сугышчылардан
кайтавазлар ишеттек, тәкъдимнәрен һәм эшләнмәнең килеп җитмәгән якларын әйттеләр
– без аларны исәпкә алып, конструктив үзгәрешләр керттек. Бүгенге көндә без төрле
ату кораллары өчен биш төрле турель җитештерәбез», - дип сөйләде «Тыныч күк
өчен» хәйрия фонды рәисе Тимур Эткиев.
Махсус ярдәм 3
нче танк батальоны, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә, 428, 1232,
1233 һәм 218 нче танк полклары сугышчыларына җибәрелә. Йөкне, гадәттәгечә,
шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев илтеп тапшырачак.
Узган елның
декабрендә Татарстан полкларына һәм батальоннарына 74 нче йөкне Булат Алиев үзе
илтеп тапшырган иде. Ул вакытта сугышчыларга квадроцикл, генераторлар,
квадрокоптерлар, радиостанцияләр, дрон җайланмалары, ноутбуклар, йокы
капчыклары һәм башка кирәкле әйберләр җибәрелгән.
Гаризаларны
җыю, эшкәртү һәм билгеләү эше белән узган елның гыйнвар аенда оештырылган
гуманитар оешмаларның Координация советы шөгыльләнә. Аны Казан шәһәре Думасы
депутаты, ТР «Десантчылар союзы»ның төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов җитәкли.
Аның сүзләренә караганда, Координация советына ай саен 100 дән артык гариза юллана.
Гуманитар оешмаларны берләштерү нәтиҗәсендә гаризалар тиз һәм сыйфатлы эшкәртелә.
Шунысын да
билгеләп үтәргә кирәк, Казан мэриясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга
әлеге операция башланганнан бирле һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шушы вакыт аралыгында
администрация көче белән 74 нче гуманитар йөк җыелган һәм җибәрелгән.
Шәһәр мэриясе махсус
хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта сугышчыларның
балигъ булмаган балаларына ташламалар бирелә: алар өчен мәктәпләрдә ике тапкыр
бушлай ашау, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, муниципаль музейларга,
театрларга һәм «Батыр» картасы буенча башка чараларга бушлай бару мөмкинлеге
булдырылган, шулай ук мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларына юлламалар каралган.