«Сәйдәш» мәдәният
үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау утырышы узды.
Чарада 2025 елда шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы эшенә
йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Шәһәр
мэры Илсур Метшин йомгаклау утырышында чыгыш ясады, ул медицина
хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тармак үсешенең
төп нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
Мэр сүзләренчә, сәламәтлек
саклау системасы шәһәр тормышының төп өлкәләренең берсе булып кала, медицина
ярдәме мәсьәләләре, гадәттәгечә,
Казанда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр рәтенә керә.
«Безнең өчен сәламәтлек саклау системасы шәһәр тормышында
иң әһәмиятле өлкәләрнең берсе булып тора. Сәламәтлекне
саклауга кагылышлы четерекле сораулар,
элеккечә, безнең
казанлыларны борчыган мәсьәләләрнең беренче бишлегенә керә. Аңлашыла ки, без
сәламәтлек саклау өлкәсенә күпме генә финанс чаралары тотсак та – яңа поликлиникалар,
оешмалар, хастаханәләр төзесәк тә, күпме генә
капиталь төзекләндерү эшләре үткәрсәк тә, заманча
җиһазлар сатып алсак та – сәламәтлек
мәсьәләсе халык өчен һәрвакыт иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булачак», - дип
билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, нәкъ менә шуңа күрә шәһәр
хакимияте авыруларны профилактикалауга, спортны үстерүгә һәм сәламәт яшәү
рәвеше культурасын булдыруга зур игътибар бирә.
Казанның сәламәтлек
саклау системасы соңгы дистә елларда җитди үзгәргән.
Әлеге үзгәрешләрдә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге
республика җитәкчелегенең, федераль программалар һәм илкүләм проектларның
ярдәме гаять зур роль уйнаган.
Хәзерге
вакытта Казан медицина технологияләрен үстерү буенча әйдәп баручылар рәтендә
тора. Мэр сүзләренчә, Татарстан башкаласы органнарны күчереп утырту операцияләре
саны буенча Россиядә Мәскәүдән кала икенче урында тора.
«Бу безнең
медицина мәктәбенең бүгенге көндә югары дәрәҗәдә булуын дәлилли торган күрсәткеч»,
- дип билгеләде ул.
Илсур Метшин медицина
учреждениеләре җитәкчеләренең, табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең сәламәтлек
саклау системасының төп көче булуын ассызыклады.
Шәһәр
башлыгы медицина инфраструктурасын үстерү буенча зур эш
алып барылуын искәртте. Соңгы елда Казанда берничә яңа
поликлиника ачылган.
«Узган ел без берничә
яңа поликлиника ачтык. «Салават күпере» торак комплексында травматология бүлеге,
хатын-кызлар консультациясе, көндезге стационары һәм аерым бер юнәлеш буенча
эшли торган белгечләре булган республикадагы иң зур поликлиникаларның берсе эшли
башлады. «Яз» торак комплексында, шулай ук «Идел киңлекләре»ндә поликлиникалар сафка
басты. Яңа медицина объектын ачкан саен, инде моннан да яхшырак була алмыйдыр,
дип уйлыйсың. Әмма һәр яңа объект тагы да яхшырак килеп чыга – җиһазлар да,
технологияләр дә сынатмый», - дип сөйләде мэр.
Шул ук вакытта
сәламәтлек саклау системасын үстерү эше шәһәр халкы арасында сәламәт яшәү
рәвешен булдыру белән бергә алып барыла. Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән
соң физик тәрбия һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны 13 процент булса,
бүген әлеге күрсәткеч 67 процентка җиткән.
«Шәһәрдә 644
спорт объекты булдырылган. Соңгы елларда без 357 яңа объект төзедек, узган ел яңа
11 спорт корылмасы сафка басты. Аларның күбесе халыкара стандартларга туры килә,
Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә зур ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә. Медицина
барыннан да элек профилактика белән генә шөгыльләнсен өчен безнең алда табибларның
эшен азайту бурычы тора», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул шулай ук
медицина хезмәткәрләренә халык өчен диспансеризация чаралары үткәрүдә актив
катнашуларына рәхмәт белдерде. Узган ел Казанда яшәүче 400 меңгә якын кеше
профилактик медицина тикшерүе узган.
Бүгенге көндә
шәһәр территориясендә 100 гә якын медицина оешмасы эшли һәм сәламәтлек саклау
системасының һәр белгече шәһәр халкының сәламәтлеге җаваплы, дип ассызыклады
Илсур Метшин.
Мэр пандемия
чоры вакыйгаларына аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, бу аның җитәкче
вазифаларда эшләгән елларында иң җитди сынау булган.
«Минем
пандемия чорына аерым тукталасым килә. Түбән Камада сигез ел һәм Казанда егерме
елдан артык эшләү дәверендә бу минем өчен иң катлаулы чор булды. Җитәкче
тормышында гадәттән тыш төрле хәлләр була, аларның һәрберсенә аерым гамәлләр
беркетмәсе каралган. Әмма пандемия башлангач, беренче киңәшмәләрнең берсендә
без, беркем дә нишләргә кирәклеген белми, дигән сүзләр ишеттек. Безне бер авыру
белән элемтәгә керү очрагы үлемгә китерергә мөмкин, дип куркыттылар. Һәм әлеге шартларда
сез, табиблар, «кызыл зоналарга» кереп, үз эшегезне башкардыгыз, авыруларны коткардыгыз»,
- диде шәһәр башлыгы.
Мэр сүзләренчә,
табиблар яңа инфекциянең никадәр куркыныч булуын белмичә, үз гомерләре
бәрабәренә көрәшкән. Ул вакытта аларның эшләре һөнәри батырлыкның чын үрнәгенә
әйләнгән.
«Минем өчен бу
каһарманлык. Сез тыныч кына, артык шау-шусыз үз эшегезне башкарып, кешеләрне
коткардыгыз. Бәлки, кемгәдер ул вакытта бу хәл Чернобыль вакыйгасын
хәтерләткәндер – керүен керәсең, ә менә чыгу юлы булырмы?! Ләкин сез фидакарьләрчә
үз эшегезне үтәп, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калдыгыз. Һәм моның өчен
сезгә зур рәхмәт», - диде Метшин.
Чыгышының
азагында ул медицина хезмәткәрләренә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде
һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.
«Сүземне йомгаклап,
бергә үткән зур уртак эшегез өчен сезнең барыгызга да рәхмәтемне белдерәм.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче яңа җитәкчеләргә уңышлар телим. Безнең
һәрберебез өчен туганнарыбызның, якыннарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк
әйбер юктыр бу дөньяда. Шуңа күрә, мэр буларак, мин Казаныбызның Идел буе төбәкләрендә
генә түгел, ә бәлки бөтен Рәсәйдә иң сәламәт шәһәрләрнең берсе булсын өчен көчтән
килгәннең барын да эшләячәкмен», - дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.