Бүген Казан мэры Илсур Метшин Бауман урамындагы В.И.Щетинкин йортларының төзекләндерү эшләре барышын тикшерде. 19 гасырда төзелгән әлеге йортлар төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары буларак саклана. Озак вакыт йортлар авария хәлендә булган, тергезүдән соң монда ресторанлы бутик-кунакханә ачачаклар.
Йорт кирпечләрен кул белән чистарттылар һәм фасадларның башлангыч төсен кайтардылар – төзекләндерүчеләр биналарның тарихын торгызалар
«Меңьеллык Казаныбызның үзәге үзенчәлекле һәм кыйммәтле, шуңа күрә мәдәни мирас объектларын саклап калу – өстенлекле бурычларыбызның берсе булып кала. Әлбәттә, бу бик күп көч, махсус игътибар һәм вакыт таләп итә. Быел 27 мәдәни мирас объекты төзекләндерелә – һәр объекттагы эшләрне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында эшләүче хезмәттәшләребез белән бергә тикшереп торабыз», – дип сөйләде мэр. – Бауман урамындагы бина тарихи әһәмияткә ия ядкарь булып тора. Озакламый монда бутик-кунакханә ачылачак. Эчтәрәк 150 бүлмәгә исәпләнгән кунакханә барлыкка киләчәк. Бу яңа бер туристлык юнәлеше булачак һәм шәһәребезнең тарихи, архитектура һәм туристлык статусын тагын да күтәрәчәк».
Бауман урамындагы 32 һәм 34 номерлы йортларда төзекләндерү эшләрен бер юлы алып баралар. 851,9 кв.м мәйданлы 32 нче йортның тергезү планы 90% үтәлгән һәм агымдагы елның ахырында әзер булачак дип көтелә. 647,8 кв.м мәйданлы 34 нче йортның хәзерге вакытта түбәсен алыштыралар.
2023 елда йортларны «Умка» ширкәте сатып алган. Ул вакытта йортлар 85% ка таушалып беткән булган.
Тергезү эшләре Татарстан республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән хупланды. Белгечләр терәк диварларны ныгытты, кирпечләрне сүтеп яңадан төзеде, архив документларыннан һәм фәнни тикшеренү фотосурәтләреннән карап, йортларны башлангыч хәлгә китерделәр – фасадларны ачык ал төскә буядылар.
Подвалларда 19 гасырда корылган кирпеч төзелешен кул белән чистарттылар, әмма кирпечләрнең җыю стилен үзгәртмәделәр. Әлегә подвалның нинди киңлек буларак кулланылачагы турында билгеле түгел.
Бүгенге көнгә төп сүтү-кору эшләре тәмам. Объектларның хуҗасы Ренат Ибраһимов хәбәр иткәнчә, хәзер су белән тәэмин итү эшләре, канализация, җылылык һәм электр белән тәэмин итү, пожар сигнализациясен урнаштыру эшләре башкарыла.
Ресторан, галерея һәм кунакханә бинасы Бауман урамындагы яңа җәлеп итүчән урынга әвереләчәк
Щетинкин йортларын тергезү Бауман урамының әлеге өлешен кабаттан җанландырыр дип көтелә, чөнки әлегә туристлар агымы башка урыннар белән чагыштырганда күпкә аз.
Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, монда 25 номерлы бутик-кунакханә ачылачак. «Бу урам юлы Казан Кремленә таба илтсә дә, туристлар агымы монда купкә аз. Урам өлеше кабаттан җанланачак, яңартылган биналар җәлеп итүчән урынга әйләнәчәк дип өметләнәбез», – дип шәрехләде биналарны төзекләндерүче «Белый медведь» ширкәтенең үсеш буенча директоры Полина Михайлова.
32 нче бинаның беренче катында ресторан ачарга планлаштыралар. Башлангыч фикерләр нигезендә, ул рус-француз стилендә, 19 гасырның гастрономия гадәтләренә таянып төзеләчәк.
Шулай ук кечкенә галерея һәм лекция уздыру залларын өстәргә планлаштыралар. Бу кунакханә кунакларына террияториядән чыкмыйча китаплар укып, мәдәни чараларда катнашып, лекцияләр тыңлап ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Революциягә кадәр ясалган интерьер бизәге заманча караш белән кайта
Биналарның эчен бизәкләү, В.И.Щетинкин мирасын саклап калып, заманча караш белән тулыланлырыла. Василий Иванович берничә кунакханә хуҗасы булган, шулар арасында танылган «Казан» кунакханәсе дә (Бауман ур., 9/11) бар. «Без аны беренче кунакханәләр хуҗасы дип йөртәбез, чөнки ерак түгел урнашкан «Казан» кунакханәсе дә аныкы булган. Василий Иванович бай, әмма гади һәм юмарт шәхес булган, ул чиркәүләргә ярдәм күрсәткән. Без төзекләндерү эшләре аша шул чорның үзенчәлеген саклап калырга тырышабыз, әмма киңлекне заманча караш аркылы тулыландырачакбыз», – дип сөйләде Полина Михайлова.
Мөһим бурыч – тарихны хәзерге замана кешеләренә җайлаштыру. «Бинаның эчке өлешенең фотосурәтләре сакланмаган, без дә 19 гасырда төзелгән утарның тулы тарихи кыяфәтен кабатларга тырышмадык – бу бары тик шул чор мохитенә сылтау гына», – дип өстәде ул.
Мондый ысул, үз чиратында, мәдәни мирасны дизайнерларның заманча карашлары белән аһәңле рәвештә берләштерергә мөмкинлек бирә.
«Фикеребезне гомумиләштереп әйткәндә, бу йортның хуҗасы үзеннән соң бай һәм истәлекле кыйммәтләрен калдырган, әмма алар яңартылган киңлекнең кунакларына әле дә хезмәт итә, аларны шатландырып һәм кәнәгатьләндереп тора», – дип йомгаклады Полина Михайлова.