2025 елны Казанда юллар төзү һәм төзекләндерү эшләренә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән: 250 юл участогы яңартылган
Денис Гордийко
2025 елда Казанда гомуми мәйданы
2 миллион квадрат метрдан артык 250 юл участогы төзекләндерелгән. Шулай ук Кави
Нәҗми урамында Болак ермагы аша салынган күпер һәм Достоевский урамындагы юл
үткәргеч норматив хәлгә китерелгән, Краснококшайск һәм Мәүлетов урамнарында
җәяүлеләр өчен яңа кичүләр төзелгән, Җиңү проспектыннан Оренбург трактына чыгу
юлын киңәйткәннәр. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Соңгы 10 елда шәһәрдә юл эшләренә барлыгы 178 миллиард сум акча бүлеп
бирелгән. Нәтиҗә һәркемгә күренә. Көн саен 50 мең тирәсе машина йөри торган Горький
шоссесы төзекләндерелде. Вознесение трактының беренче һәм икенче чиратлары – М7
трассасына алып чыга торган магистраль төзелде»,
- дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. Гомумән алганда, узган елны Казанда
юлларны төзү һәм төзекләндерү эшләренә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп
бирелгән.
Мэр республика рәисе Рөстәм
Миңнехановка бистәләрдәге 90 проценттан артык тузган юлларга игътибары өчен
рәхмәтен белдерде. Узган елны бистәләрдә гомуми озынлыгы 19 чакрымга сузылган 102
урам төзекләндерелгән һәм энергияне саклый торган меңнән артык яктырткыч куелган.