Казан туристлар агымын җәлеп итү планнарын
арттырырга ниятли һәм 2030 елда 7 миллион турист кабул итәргә әзерләнә, дип
белдерде Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин.
«2025 елда Казанга 5,1 миллион
кеше килеп киткән, – бу без элегрәк Үсеш стратегиясендә 2030 елга билгеләнгән чик иде. Бүген
без яңа чик куябыз: 2030 елда шәһәрдә туристлар саны 7 миллионга һәм тармакның
гомуми әйләнеше 100 миллиард сумга җитәргә тиеш», - дип хәбәр итте Казан
башлыгы.
Аның сүзләренчә, туризм шәһәр
икътисадының төп тармакларының берсенә әйләнә бара. Кунакларны урнаштыру ихтыяҗының
тотрыклы үсеше күзәтелә – кунакханә инфраструктурасы үсешен стимуллаштырып, җәйге
чорда кунакханәләрне тулыландыру 90 процентка җиткән. Узган ел өч яңа объект
ачылган. Шуның нәтиҗәсендә кунакларны урнаштыру чаралары буенча номер фонды 500
берәмлеккә арткан. Бүгенге көндә Казанда 8 мең 786 номерлы һәм 17 мең 750
урынлы 238 урнаштыру чарасы исәпләнә.
Туристлар агымы үсешенә
вакыйгалар стратегиясе сизелерлек өлеш кертә. Узган ел шәһәр «Вакыйгалы туризм
өчен иң яхшы шәһәр» номинациясендә Russian Event Awards халыкара премиясенә
лаек булган. Эксперт бергәлегенең югары бәясе Казанның алдынгы федераль һәм
халыкара мәйданчык имиджын формалаштыру буенча системалы эш нәтиҗәсе булып
тора. Моңа БРИКС саммитын, БРИКС+ илләренең яшьләр фестивален, төрле халыкара
форумнарны һәм башкаларны да кертеп, шәһәрдә узган кайбер мөһим чаралар дәлил
булып тора.
«Яңа җәлеп итү нокталарын булдыру өчен әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла:
зооботаника бакчасы яңартыла, аэропортта пассажирлар өчен яңа терминал төзелә һәм
креатив индустрия үсешенең төп кластеры буларак уникаль осталар үзәген булдыру
эше алып барыла. Без Казанның Россиядә сәяхәтчеләр өчен иң кызыклы шәһәрләрнең
берсе һәм дөнья күләмендә миллионлаган кешеләрне җәлеп итү ноктасы булачагына
ышаныбыз», - дигән фикерен белдерде шәһәр мэры.