2025 елда Казанда 21 мең мәдәни чара
уздырылган, аларны 22 миллионнан артык тамашачы – башкала халкы һәм туристлар караган.
Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә Казан
мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, мондый
күрсәткечләр Казанның Россиянең төп мәдәни үзәкләренең берсе булуын раслый.
Шәһәр федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар мәйданчыгына әйләнә бара. «Казан, хаклы рәвештә, күпкырлы, мәдәни тормышы кайнап торган башкала
буларак күзаллана. Безнең башкалада – концерт залларында, шәһәр мәйданчыкларында,
паркларда аншлаг белән меңләгән чаралар уза. Казан – федераль һәм халыкара
дәрәҗәдәге вакыйгалар өчен менә дигән мәйданчык, ул артистларны һәм
тамашачыларны ил буенча җәлеп итә», - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы мисал итеп һәм 2025
елгы иң зур вакыйгаларның берсе буларак VK Fest фестивален атады. Чара июнь
аенда «Казан» гаилә үзәге янында уздырылган һәм 20 меңгә якын тамашачыны җыйган.
Август аенда Татарстан башкаласында беренче тапкыр «Яңа дулкын» фестивале –
илнең иң әһәмиятле музыкаль вакыйгаларының берсе үткәрелгән. Шәһәр башлыгы
Казан киләчәктә дә мондый дәрәҗәдәге чараларны даими кабул итәр дип ышаныч
белдерде.
Казанда инфраструктураны яңартуга
зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта шәһәрдәге мәдәният йортларының 90 проценты
я төзекләндерелгән, яки яңа биналарга күчерелгән булып санала. Хәзерге вакытта иҗат
коллективлары заманча җиһазландырылган Ленин исемендәге, «Сәйдәш», Сәетгалиев
исемендәге, «Чулпан» мәдәният йортларында, «Московский» мәдәният үзәгендә һәм Тимерюлчылар
мәдәният йортында шөгыльләнәләр. Химиклар мәдәният йортында һәм Алиш исемендәге
Балалар иҗат үзәгендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Мэр 2000 еллар башында
тармакның нинди хәлдә булуын искә төшерде:
«20 ел элек мәдәният,
музыка һәм сәнгать мәктәпләренең күбесенә капиталь төзекләндерү таләп ителә һәм
аларга җиһазлар сатып алу ихтыяҗы бар иде. Мәдәният үзәкләренең туннар сату
ярминкәләре өчен мәйданчыкларга әйләнүен күзәтү бик авыр булды. Бүген аларда
иртәдән кичкә кадәр тормыш кайный», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы рәисенә
шәһәрнең мәдәни мохитен үстерүгә игътибары өчен рәхмәтен белдерде.
«Казанның яңа мәдәни
тормышын булдыруга керткән өлешегез шәһәребезне чын башкала итә. Нәкъ менә шушы
илһам чыганагы һәм иҗат мохите яшь буын өчен мәдәни нормага һәм тормыш
кыйммәтенә әйләнеп, яңа мөмкинлекләр ача», - дип сүзен йомгаклады Казан мэры.