Казанның муниципаль парковкалар
системасы җәйгә кадәр түләүнең гибрид моделенә күчәчәк. Алда торган үзгәрешләр хакында
Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Хезмәттән файдалану өчен мондый
төр түләүне кертү темасын «КПРФ» фракциясе депутаты Марк Комаров күтәрде. Ул
искәрткәнчә, шәһәр хакимияте яңа системага күчүне элегрәк игълан иткән булган,
әмма әлеге механизм хәзерге вакытка кадәр эшләтеп җибәрелмәгән. Депутат
проектны гамәлгә ашыруның нинди стадиядә булуы белән кызыксынды.
Мэр программа белән тәэмин итү
эшенең финишка чыгуын раслады. 2025 елда мобиль шәһәр кушымталарының
функционалы яңартылган: хәзерге вакытта кулланучылар көн дәвамында транзакция
вакытында җибәрелгән хаталарны (мәсәлән, автомобильнең дәүләт номеры яки
парковка зонасы номеры дөрес күрсәтелмәгән очракларда) мөстәкыйль төзәтә алалар.
Алдагы этапта түләүнең гибрид
системасы кертеләчәк. Бу машина йөртүчеләргә машинаны куеп тору вакыты тәмамланганнан
соң түләргә мөмкинлек бирәчәк, әлеге күренеш көтелмәгән тоткарлыклар аркасында
штраф салуга чик куячак. Якынча план буенча, тәмамланган һәм түләнгән парковка
сессиясенә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге булдырыла: транспорт чарасын парковкага
куеп калдыру яки парковка урыныннан кузгалып китү вакытын үзгәртү карала. Әлеге
гамәлне тәүлегенә бер тапкыр эшләп булачак.
«2025 елда без кушымталарның
функционалын эшләп бетердек, һәм хәзер кулланучылар, мөстәкыйль рәвештә, хата
ясап түләгән көнне, автомобильнең дәүләт номерын яки парковка зонасы номерын
төзәтә ала. Алга таба парковка өчен түләүнең гибрид системасын кертергә ниятлибез.
Мәскәү тәҗрибәсен игътибар белән өйрәндек. Әлеге эшкә материаль чаралар таләп
ителә, без аларны эзлибез инде. Шуңа күрә бу елгы җәйгә кадәр мәсьәләне гамәлгә
ашырырбыз һәм программа тәэминатын эшләп бетерербез дип өметләнәбез» - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, яңа
системага күчү – ул халыкның һәм депутатлар корпусының күпсанлы
сорауларына җавап булып тора. Казанда гибрид модельне кертү муниципаль парковкалардан
файдалану процессын үтә күренмәлерәк итәргә һәм техник хаталар яисә шул ук
мизгелдә түләү мөмкинлеге булмау аркасында салынган административ штрафлар
санын киметергә тиеш.