Казан Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре
арасында яшел үсентеләр мәйданы буенча әйдәп баручы булып кала – 2026 елда
тәмамланган тикшеренүләр барышында Казан федераль университеты галимнәре шундый
нәтиҗәгә килгән. Татарстан Республикасы башкаласында төрле форматтагы яшел
зоналар 39,4 мең гектарны, ягъни шәһәр территориясенең 61 процентын (Казанның
гомуми мәйданы – 64,1 мең гектар) алып тора. 2024 ел мәгълүматлары буенча,
Россиянең миллионнан артык халкы булган башка шәһәрләре исемлегендә әлеге күрсәткеч
буенча әйдәп баручылар рәтендә шулай ук Пермь, Екатеринбург, Воронеж, Самара
һәм Уфа шәһәрләрен күрергә була. Рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербург исәпкә
алынмаган. Бу хакта Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Татарстан башкаласы
мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Без, аңлы
рәвештә, яшеллеккә күмелгән, уңайлы шәһәр булдыруны максат итеп куйдык. Казан
федераль университеты галимнәре моны тикшеренүләр белән раслады: бүген Казан –
Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре арасында яшел үсентеләр
мәйданы буенча әйдәп баручылар рәтендә», -
дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Мәгълүматлар Казан федераль университетының
Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты тарафыннан ясалган ортофотопланны
өйрәнү нәтиҗәсендә алынган. Әлеге план җирлекне пилот ярдәмендә төшерү нигезендә
әзерләнгән. Эшләр барышында галимнәр тарафыннан Казанның шәһәр округы
чикләрендә 73 меңнән артык дип исәпләнә торган объектлар буенча барлык яшел үсентеләрнең
геомәгълүмат базасы төзелгән. Әлеге база Татарстан Республикасы башкаласын
төзекләндерү буенча цифрлы игезәкнең картография нигезен тәшкил итәчәк.
Шәһәрнең барлык яшел үсентеләре арасында агач-куаклардан
һәм үләнле үсемлекләрдән торган табигый ландшафт өстенлек итә – алар гомуми яшеллекнең
75 процентын тәшкил итә. Ишегалды һәм иҗтимагый киңлекләрне яшелләндерү буенча
башкарылган эшләр 10 процент дип бәяләнә.
2025 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль
проекты кысаларында Казанда өч эре иҗтимагый киңлек: Серов урамындагы инклюзив
бульварның икенче участогы, Акчарлаклар күле тирәсендәге территория, «Зилант» скверы
төзекләндерелгән.
Тагын биш киңлек Татарстан Республикасы бюджеты һәм
бюджеттан тыш чаралар хисабына төзекләндерелгән: Г.Камал исемендәге яңа театр
бинасы янында балалар мәйданчыгы барлыкка килгән; Казансу елгасында һәлак
булган сугышчыларга куелган һәйкәл-гыйбадәтханәгә илтә торган җирлек төзекләндерелгән;
Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган яңа зонада мемориаль
таш куелган; Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверына фронтовик шагыйрь Фатыйх
Кәрим хөрмәтенә һәйкәл куелып, әлеге киңлекнең бер өлеше төзекләндерелгән; «Салават
күпере» микрорайонында урнашкан «Бионика» лицее янында генерал Мәхмүт Гәрәев
бюсты урнаштырылган.
2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты
кысаларында дүрт иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планга кертелгән.
Бу елны Мәскәү районының Серов урамындагы инклюзив
бульварны төзекләндерүнең соңгы этабы кысаларында эшләрне тәмамларга ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, биредә төзекләндерү эшләре 2023 елдан алып барыла. Күл тирәсендә
күзәтү мәйданчыклары булган җәяүлеләр зонасын һәм бульварга керү өчен тагын бер
зона булдыру күздә тотыла.
Бу елны Казанның Мәскәү районында
Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан «Тәбриз» скверын төзекләндерү
эшләре башлана – иҗтимагый киңлек 2026 елда уңайлы шәһәр мохите объектлары өчен
Россия күләмендә тавыш бирү чарасында җиңүчеләрнең берсе булды. Сквер балалар хастаханәсе
янында урнашканлыктан, беренче эш итеп биредә балалар мәйданчыгы
төзекләндереләчәк. Ул хастаханәнең нәни пациентлары һәм якын-тирәдәге йортларда
яшәүче гаиләләр өчен ачык булачак. Скверда төзекләндерү эшләре тулысынча алдагы
елларда тәмамланачак.
Төзекләндерү эшләре Ленин
бакчасына керү юлында – А.М.Бутлеров һәйкәле янында да башкарылачак.
Территориядә өслекләр яңартылачак, кече архитектура үрнәкләре урнаштырылачак
һәм әлеге киңлек яшелләндереләчәк.
М.Горький исемендәге үзәк
мәдәният һәм ял паркының популяр урынында «любовь» һәм «мәхәббәт» дип сырланган
язулар янында күзәтү мәйданчыгы булдыру өчен әзерлек эшләре үткәреләчәк. Аннан
Рус-Немец Швейцариясен, Казансу елгасының яр буйларын һәм Миллениум күперен
күзәтеп булачак. Мәйданчык туристларны һәм шәһәр халкын үзенә тартып тора
торган тагын бер киңлек булачак.
Исегезгә төшерәбез, иҗтимагый
киңлекләрне системалы нигездә төзекләндерү эшләре Казанда 2012 елда «Яшел
рекорд» проектыннан башланган иде. Ул вакытта Татарстан башкаласында машиналар
агачларга караганда күбрәк иде – шәһәрдә 300
мең автомобиль һәм 225 мең яшел үсенте бар дип, саналды. Соңгы 14 ел эчендә
шәһәрдә 673 мең агач утыртылган. Шәһәр халкы тарафыннан яратып ял итә торган дистәләгән
урыннар: Горький паркы, Черек күл, Горки-Әмәт урманы, «Аккош» урман паркы,
Түбән Кабан күле яр буе танымаслык итеп үзгәртелде, үзенчәлекле «Елмай» балалар
паркы барлыкка килде.
Соңгы биш елда гына да (2021–2025
еллар) Казанда иҗтимагый киңлекләрнең гомуми саны 20 гә – 150 дән 170 кә кадәр
арткан. Парк һәм скверларның гомуми мәйданы 178 гектарга – 449 гектардан 627
гектарга кадәр арткан.