Хәзерге вакытта Казан Ратушасында бишенче чакырылыш
Казан шәһәре Думасының
VI сессиясе уза. Казан мэры Илсур Метшин 2025 елда Казан шәһәренең үсеше турындагы хисап доклады белән чыгыш ясый.
Казан бюджеты керемнәре 2025 елда 62,3 миллиард сумга җиткән, керемнәр, узган
ел белән
чагыштырганда, 7,2 процентка арткан. Шулардан шәһәрнең салым һәм
салым булмаган керемнәре, бер ел эчендә 14,2 процентка артып, 38 миллиард сумга җиткән. Чыгымнар 64,3
миллиард сумны тәшкил итә – әлеге күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда 19 процентка
диярлек югары. Бюджетның төп өлеше – 48 миллиард сумнан артыграгы, ягъни 75
процент чамасы – социаль һәм мәдәни өлкәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта
Илсур Метшин үзенең доклады барышында сөйләде.
Мэр билгеләп үткәнчә, салым керемнәре бюджетны
тулыландыруның төп чыганагы булып кала. Алар барлык керемнәрнең 51,5 процентын,
ягъни 32,1 миллиард сумны тәшкил иткән. Керемнәрнең иң күп өлеше физик затлар
кеременә билгеләнгән салымга, салым салуның гадиләштерелгән системасына һәм җир
салымына туры килә.
Илсур Метшин тышкы рекламадан кергән акчаларны
аерым билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Казан әлеге өлкәдән керемнәр алу буенча
миллионлы шәһәрләр арасында әйдәп баручылар рәтендә: 2025 елда бюджетка 360 миллион
сум акча кергән, тармак реформасы башланганнан соң бюджет реклама хисабына 5,5
миллиард сумга тулыланган. Мэр Казан тәҗрибәсенең реклама турындагы федераль
законнарда үзгәрешләр өчен нигез булуын искәртте.
Бер ел эчендә шәһәр территориясеннән барлыгы 376,7
миллиард сум салым җыеп алынган – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда
26,5 миллиард сумга күбрәк күрсәткеч. Шул ук вакытта муниципалитет карамагында әлегә
32,1 миллиард сум акча, ягъни гомуми сумманың якынча 8,5 проценты кала, бу
шәһәрнең берләштерелгән бюджетын булдыруга керткән зур өлешен күрсәтә.
«Без һәр сумны казанлылар һәм шәһәр үсеше өчен нәтиҗәле
файдаланырга тырышабыз. Һәм нәкъ менә әлеге урында республика ярдәме зур роль
уйный. Татарстан Рәисе карарлары һәм милли проектлар ярдәмендә юллар төзү һәм төзекләндерү
эшләренә, җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерүгә финанс чаралары
бүлеп бирелә», - дип ассызыклады Илсур Метшин.