Казанның һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлый. 2025 елда Казан Бердәм дәүләт
имтиханнары буенча Россиядәге уртача күрсәткечне узган: 160 чыгарылыш сыйныф
укучысы – 100 балл, җиде укучы ике фәннән 200 балл җыйган. Нәтиҗәдә, казанлыларның
медальләре, иң көчле фәнни мәктәбе булган Новосибирск өлкәсенә караганда өч
тапкырга диярлек күбрәк, һәм күрше Түбән Новгород белән чагыштырганда, 11
тапкырга артыграк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Татарстан башкаласы
мэры Илсур Метшин җиткерде.
Дөньякүләм масштабтагы
олимпиадаларда Казан укучылары 2025 елда алты алтын һәм өч көмеш медаль яулаган.
Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 162 призлы урынга (бу Татарстан буенча барлык
медальләр күләменең 61 проценты) ия булган. Узган ел олимпиадаларда Казанның 17
мең 299 укучысы катнашкан. Чагыштыру өчен: 2005 елда 2 мең 439 укучы катнашкан,
31 укучы призлы урын яулаган. 100 мең кешегә исәпләгәндә, Казан фән
олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча бүген Мәскәүдән кала икенче урында тора.
«Әгәр 2005 ел белән чагыштырсак, бүген
без шәһәр мәктәпләрендәге олимпиада хәрәкәте белән горурлана алабыз. 100 мең
кешегә исәпләгәндә, Казан фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча бүген
Мәскәүдән кала икенче урында тора», - дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин.
2025 елда чыгарылыш сыйныф
укучыларының 82 се, ягъни Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган яшьләрнең
60 процентка якыны Казандагы югары уку йортларына укырга кергән һәм шәһәрдә калган.
2025 елда Казанның мәгариф
системасына рекордлы сандагы яшь белгеч – Россиянең 55 һәм чит илләрнең өч югары
уку йортын тәмамлаган 460 педагог эшкә килгән. Соңгы биш елда Казан
мәктәпләренә 1 мең 860 яшь укытучы эшкә урнашкан. Аларның 800 е башкалага Россиянең
башка төбәкләреннән күчеп килгән.
«Без укытучы һөнәренең абруен күтәрү
буенча эзлекле эш алып барабыз, Казан мәктәпләренә талантлы, көчле мотивацияле
педагогларны җәлеп итү һәм әлеге системада озак эшләүләре өчен шартлар булдырабыз.
Яшь укытучыларга грантлар белән ярдәм итәбез, башка шәһәрләрдән күчеп
килүчеләргә теләктәшлек белдерәбез. Бүген Казанның һәр өченче укытучысы 35
яшьтән яшьрәк, һәм бу Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак. Безнең өчен әлеге
мәсьәлә бик мөһим: мәктәпләргә яңа буын педагоглар килә, алар безнең кыйммәтләр
белән уртаклаша һәм шәһәрнең мәгариф системасын үстерүгә үзгә төсмерләр кертә»,
- дип билгеләде Илсур Метшин.
2025 елда яңа илкүләм проектларны
гамәлгә ашыруга, шул исәптән мәгариф өлкәсенә 7,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән:
5 миллиард сумнан артыгы – федераль бюджеттан, 2,5 млрд сумнан артыгы республика
бюджетыннан бүлеп бирелгән.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты
кысаларында Казанда «Җәй» торак комплексында яңа физика-математика лицее ачылган.
Заманча мәктәп беренче укучыларын кабул иткән.
Мәктәп рестораннарын яңарту программасы
тәмамланып килә. 2025 елда 14 мәктәптә 686 миллион сумлык төзекләндерү эшләре
башкарылган, шуларның 12 сендә азык-төлек блоклары яңартылган. 2026 елда тагын
11 азык-төлек блогын төзекләндерергә ниятлиләр.
Моннан тыш, узган елны «33 нче хәрби
шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелгән
һәм илкүләм «Гаилә» проекты кысаларында ике балалар бакчасы төзекләндерелгән.
20 ел эчендә Казанда 42 мәктәп,
144 балалар бакчасы төзелгән, 166 мәктәп һәм 89 балалар бакчасы төзекләндерелгән.
Шәһәр социаль объектларны төзү тизлеге буенча илдә әйдәп баручылар рәтендә тора.
Укытучы һөнәренең абруен күтәрү
һәм талантлы педагогларны җәлеп итү буенча зур эш башкарыла. Яшь укытучыларга
грантлар бирелә, башка төбәкләрдән күчеп килүчеләргә төрле мәсьәләләр буенча адреслы ярдәм
күрсәтелә.
Мәгариф хезмәткәрләре йортын төзү
эшләре тәмамланып килә, әлеге объект компетенцияләрне үстерү, уртак белем бирү,
тәҗрибә алмашу һәм көчле һөнәри бергәлекләр булдыру үзәгенә әйләнергә тиеш.
Шулай ук скверны төзекләндерү эшләре дәвам итә, биредә тиздән укытучыга һәйкәл
куелачак. «Бу безнең укытучыларыбызга, чын мәгънәсендә, әһәмиятле бүләк. Әлеге
объект компетенцияләрне үстерү, уртак белем бирү, тәҗрибә алмашу һәм көчле һөнәри
бергәлекләр булдыру үзәге булачак», - дип ассызыклады Илсур Метшин.