24 гыйнварда Казанның барлык яшүсмерләр
клубында Ачык ишекләр көне уза. Чара кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм
аларның ата-аналары өчен гамәли, техник иҗат буенча мобиль остаханәләр, спорт
активлыклары, шулай ук концерт программалары оештырылачак. Бу хакта эшлекле
дүшәмбедә Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр
халкын бу мөмкинлектән файдаланып, клублар эше белән танышырга һәм кызыксыну
буенча шөгыльләр сайларга өндәде.
«Ата-аналарны, балаларны һәм
яшүсмерләрне Ачык ишекләр көнендә яшүсмерләр клубына барырга, анда шөгыльләнүче
балаларны күзәтергә, үзләренең күңеленә хуш килгән дәресләрне сайларга
чакырабыз. Безнең яшүсмерләр клубының барысы да балалар өчен төрле эчтәлектәге
дәресләр, бик күп иҗади, спорт, техник юнәлешләрне тәкъдим итә, һәм аларның
күбесе бушлай уздырыла. Мондый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Көн дәвамында чарага килүчеләр
белгечләр белән аралаша, клубларның эшчәнлек юнәлешләре һәм эш графигы турында мәгълүмат
белән таныша ала.
«Теләге булган һәр кеше «сынау»
дәресендә катнаша һәм белгечләргә, клуб җитәкчеләренә сораулар бирә ала», - дип
өстәде Дмитрий Хвостиков.
Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль
бюджет учреждениесе берләшмәсе Казанның җиде районында 70 клубны үз эченә ала,
аларда төрле юнәлешләр буенча 560 тан артык түгәрәк һәм секция эшли. Әлеге клубларда,
сәламәтлеге чикле һәм инвалид балаларны да кертеп, даими рәвештә 20 меңнән
артык бала, яшүсмер һәм яшь кеше шөгыльләнә. Клублар көн саен эшли, дәресләргә,
нинди ел сезоны булуына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында язылып була.