Бүген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Алар уку лабораторияләрен карадылар һәм учреждениенең фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәя бирделәр.
Югары уку йортына килгәч, кунаклар «Без Ватанны саклыйбыз!» («Мы – на защите Родины!») экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция барышында Ватанны саклаган, шулай ук Әфганстанда интернациональ миссия үтәүдә катнашкан университет студентлары һәм хезмәткәрләре турында сөйли. Моннан тыш, биредә МХО ихтыяҗлары өчен студентлар әзерләгән волонтерлык эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.
Аннары кунаклар ТР процесслары белән идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар һәм КДАТУ тарихы музеен карадылар. Аерым алганда, музейда Ирек Фәйзуллинга студентлар төзелеш отрядында эшләгән вакытта кигән формасын күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Аннары КДАТУ яшь галимнәренең эшләрен тәкъдир иттеләр. Алар арасында: Әлмәттә киноконцерт залы һәм Түбән Камада ЭП-600 этилен заводы төзелешен фәнни-техник яктан тәэмин итү, Яр Чаллының генераль планын эшләүдә катнашу, полимеркомпозит элементлар белән көчәйтелгән агач баганалар нигезендә тиз төзелә торган күпер корылмалары проекты һәм башка эшләр.
Кунакларга шулай ук «Долговечность/Озакка чыдамлык» яңа Фәнни-мәгариф үзәген тәкъдир иттеләр. Үзәктә төзелештә кулланыла торган материалларның ныклыгын билгеләү, аларның торышын төрле этапларда, биналарны һәм корылмаларны проектлаудан һәм эксплуатацияләүдән башлап, тикшереп тору буенча курс студентларының һәм тыңлаучыларның тәҗрибәләре формалаштырыла. Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин тизләтелгән климат сынаулары, композицион материаллар әзерләү технологиясе һәм аларны цифрлы модельләштерү лабораторияләре эше белән таныштылар.