Казанда «Шәһәр трансформациясе
үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә белгечләр сайлап алу бәйгесе башлана.
Командага шәһәр идарәсен үстерү һәм шәһәр халкы өчен яңа цифрлы хезмәтләр булдыру
буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен техник директор, проект
җитәкчеләре һәм системалы аналитиклар эзлиләр. Бу хакта иртәнге эшлекле дүшәмбе
утырышыеда Үзәк директоры Эмиль Хөснетдинов хәбәр итте.
Шәһәр трансформациясе үзәге
эшенең әһәмияте турында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул ассызыклаганча,
учреждение шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруда җитди нәтиҗәләргә ирешкән Башкарма
комитетның үзенчәлекле структурасы булып тора. «Без керткән системаларның барысын
да хәзер санап тормыйм. Әмма бурычлар саны кимеми, һәм безгә нәкъ менә
мәгълүматлар белән эшләү шәһәр белән яхшырак идарә итү мөмкинлеге бирә. Кем
әлеге юнәлешне аңлый, ул моның ни дәрәҗәдә кызыклы һәм иҗади эш икәнен белә. Казан
командасын көчәйтә алырлык яңа белгечләрне күрүебезгә шат булачакбыз», - дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Конкурста катнашу өчен гаризалар
19 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен KZN.RU рәсми
порталында һәм HH.ru платформасында анкета тутырырга кирәк.
«Сайлап алу нәтиҗәләре
буенча без дәгъва кылучыларны Кадрлар сәясәте идарәсе үткәрә торган бәяләү
процедураларына чакырачакбыз. Бәяләү этабын уңышлы узганнарны алдагы этапка
чакырабыз», - дип аңлатты үзәк директоры Эмиль Хөснетдинов.
Февраль башында бәйге сынауларын
уңышлы узучыларның барысы өчен дә таныштыру сессиясе оештырылачак, әлеге чарада
аларны шәһәр үсешенең өстенлекләре, гамәлдәге проектлар һәм куелган максатлар
белән таныштырачаклар. Шулай ук катнашучыларга шәһәр өчен четерекле саналган мәсьәләләрнең
берсен сайлап, аны хәл итү өчен проект эшләргә тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр трансформациясе үзәге алдынгы
карашлы проектларны гамәлгә ашыру һәм ведомствоара программаларны
координацияләү белән шөгыльләнә. Казанның Тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә
ашыру һәм халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен бердәм элемтә үзәге булдыру оешма
эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора.