Татарстан Республикасы
башкаласында рәсми эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәдә кала –
әлеге күрсәткеч нибары 0,19 процентны тәшкил итә. Узган ел халыкны эш белән
тәэмин итү үзәкләренә эш эзләп тугыз меңнән артык шәһәр кешесе мөрәҗәгать
иткән, шуларның алты меңе эш тапкан. Эш эзләүнең уртача вакыты дүрт айдан өч
айга кадәр кыскарган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасы
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итте.
«Хезмәт базарындагы вәзгыять
җиңел түгел. Бу 90 нчы еллардагы демографиянең түбән булуы, яшь белгечләр җитмәве,
шулай ук санкцияләр кертелгән икътисадның катлаулылыгы белән бәйле. Кадрлар кытлыгы,
әлбәттә, барлык тармакларда да сизелә: безнең шәһәр учреждениеләре һәм
предприятиеләре дә искәрмә түгел. Бигрәк тә яшь, яңа гына эшли башлаган
белгечләр мәсьәләсендә хәлләр катлаулырак. Шул ук вакытта бюджет
учреждениеләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар. Без барыбыз да «түбәннән», белгечләр вазифасыннан күтәрелдек
– һәм нәкъ менә шунда квалификация күтәрелә, кадрлар резервы белән эш җайга
салына. Әлбәттә, сабыр булырга, кешеләргә хезмәт итәргә һәм зур бурычларны хәл
итәргә әзер командада булырга кирәк», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән
эшсезләр саны 1289 кешене тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда
әлеге күрсәткеч аз санала – барлыгы 96 эшсез кеше теркәлгән.
Тимур Муллин билгеләп үткәнчә,
Татарстанда тулы булмаган эш көне белән мәшгуль яки эштән китү куркынычы
астында булган эшчеләр төркемен аңлата торган яшерен эшсезлек үсеше күзәтелә Әмма
Казанның үзендә вәзгыять контрольдә тотыла. Шәһәрдә 180 хезмәткәре булган
барлыгы дүрт предприятие тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимында эшли, һәм
65 предприятиедә 390 кешенең эштән китү куркынычы бар. Әлеге күрсәткеч
республика дәрәҗәсе белән чагыштырганда нибары 8 процентны тәшкил итә.
«Бу күренешнең төп сәбәпләре –
җитештерү күләмнәре һәм сатулар кимү», - дип аңлатты Тимур Муллин.
Хезмәт базарында кайбер төп
тармакларда квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ зур. Игълан ителгән 11 меңнән
артык вакансия арасында эш бирүчеләр төзелеш, җитештерү, мәгариф һәм фән, сәүдә,
транспорт һәм логистика тармакларында, кунакханә бизнесында һәм җәмәгать
туклануында, шулай ук сәламәтлек саклау системасында актив рәвештә кадрлар эзли.
Билгеләнгән вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы 80 мең сумга җитә.
Әмма IT-тармакта үзгәрешләр теркәлгән:
вакансияләр саны узган ел белән чагыштырганда 38 процентка кимегән. Шул ук
вакытта бер ачык позициягә эш эзләүчеләрнең 20 гә якын резюмесы туры килә.
«Эш бирүчеләр яшь белгечләрне
яллауга җентекләбрәк карый башлады һәм эчке ресурсларны ешрак бүлеп бирә», -
дип шәрехләде Тимур Муллин.
Ул эшкә урнашу мәгълүматларын да җиткерде.
2025 елда мәшгульлек үзәкләренә ярдәм сорап 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать
иткән, шуларның 6 меңнән артыгы эшне уңышлы тапкан. Эшкә урнашуның иң зур
проценты хезмәт күрсәтү (30%) һәм мәгариф өлкәсендә (18%) теркәлгән. Шул ук
вакытта эш эзләүнең уртача вакыты дүрт айдан өч айга кадәр кыскарган.