Яңа ел алдыннан «Игелекле Казан»
автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештырган хәйрия чаралары кысаларында
Казанның 800 дән артык кешесе бүләкләр алган. Сәламәтлеге чикле балаларның һәм
ялгыз картларның теләкләрен түрәләр, депутатлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре
тормышка ашырган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» автоном
коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Әлеге акцияләр нәтиҗәсендә 800
кеше өчен чын бәйрәм булды. Бу ярдәмгә бик мохтаҗ булган һәм җәмгыять ярдәменә
генә исәп тота алган кешеләр. Аллаһ кушсын, мондый чараларда катнашырга һәм
игелекле эшләр эшләргә теләүчеләр саны елдан-ел арта барсын», - дип билгеләде
Казан мэры Илсур Метшин игелекле эшнең әһәмиятен.
«Теләкләр чыршысы» Яңа ел
уңаеннан оештырылган хәйрия чаралары арасында иң популяр акцияләрнең берсе булган.
Электрон платформага инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалардан 712 теләк юлланган.
Бу хыялларны депутатлар, түрәләр, эшмәкәрләр һәм шәһәрнең гади халкы тормышка
ашырган. Теләкләр язылган хатларның бер өлешен Казан Ратушасындагы чыршыга элеп
куйганнар. Балалар төрле фикерләр җиткергән: кинологлар эше белән танышу, кар чистарту
машинасында шуу, цирк сәхнәсендә экскурсиядә булу теләкләре язылган. Казан мэры
шулай ук акциядә катнашып, өч баланың хыялын тормышка ашырган.
«Юмарт сишәмбе» Бөтенроссия
проекты кысаларында «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы» акциясе үткәрелгән.
Чара «Игелекле Казан» карамагындагы өлкән буын вәкилләренең хыялларын тормышка
ашырырга мөмкинлек биргән. Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан коворкингта
урнаштырылган чыршыга 84 теләк эленгән, һәм алар барысы да үз хуҗаларын тапкан.
Татьяна Мерзлякова шулай ук район
чыршыларын ачу тантанасында оештырылган «Игелекле эш өчен кабыз» программасын
да искә алды. «Без шәһәрнең җиде районында
ярдәмгә мохтаҗ булган җиде инвалид бала өчен Яңа ел могҗизасы оештырырга
тәкъдим иткән идек. Чыршы ачылышында теләге булган һәр кеше, кирәкле күләмдә
иганә ясап, терелү өчен кирәкле Яңа ел хыялын бүләк итә алды», - дип аңлатты
Мерзлякова. Нәтиҗәдә, чарада катнашучы барлык балаларга дәвалану өчен
түләгәннәр яки тернәкләндерү өчен кирәкле техник җайланма сатып алганнар.
Әлеге акция кысаларында шулай ук
«Трамплин» инклюзив хорына да ярдәм күрсәтелгән. Хор өчен кыйммәтле фортепиано
һәм концерт костюмнары сатып алганнар. Әлеге тәкъдимне «Камастройинвест» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы башлыгының кадрлар резервы, «Грация»
спорт мәктәбенең ата-аналар комитеты, «Хезмәт резервлары» физик тәрбия-спорт
берләшмәсе гамәлгә ашырган.
Алдарак Казанның «Салават күпере»
торак комплексында инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен
тернәкләндерү-инклюзив үзәк ачылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Ул шәһәрдә
мондый төрдәге бишенче үзәк булачак, әмма анда беренче тапкыр тернәкләндерү
блогы оештырылачак, анда белгеч-дефектологлар һәм ресурс классы эшләячәк.