26 гыйнварда Казанда шәһәр
мәгариф системасының идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча еллык бәйгегә
гаризалар кабул ителә башлый. Конкурс гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм өстәмә
белем бирү учреждениеләрендә җитәкче вазифаларын башкарырга әзер булган
белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Сайлап алу этабын уңышлы узган кандидатлар
мәгариф системасының шәһәр кадрлар резервына кертеләчәк. Бу хакта аппарат
киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин яңа
кадрлар җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклады, шәһәр Татарстан белән беррәттән, барлык
Идел буе төбәкләреннән һәм Россиядән дә белгечләр көтә, дип билгеләп үтте.
«Безгә балаларыбызны яңа алымнар
һәм технологияләр белән укытырга теләүчеләр килсә, чын күңелдән шат булачакбыз.
Укытучылар өчен шартлар булдыруны дәвам итәбез һәм, һичшиксез, аларның кайда
яшәячәге турында да кайгыртачакбыз», - диде мэр. Соңгы биш елда шәһәргә башка төбәкләрдән
500 гә якын укытучы килгән, аларның күбесе инде җитәкче вазифаларын үти, дип
өстәде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук мәгариф
өлкәсендә кадрларны яңарту мәсьәләсенә дә кагылды, ул югары уку йортлары белән
бәйле вәзгыятьне мисал итеп китерде: «Без, Казанның меңьеллыгыннан соң аудит
үткәргәндә, башкаланың югары уку йортларында эшләүче укытучыларның 80 проценты шул
ук югары уку йортларын тәмамлаучылар икәнен ачыкладык. Дөнья тәҗрибәсе моның киресенчә
булырга тиешлеген раслый: мәгариф системасын яңа фикерләр, яңа алымнар, яңа
белемнәр һәм технологияләр белән баету өчен укытучыларның 80 проценты читтән җәлеп
ителергә тиеш, 20 проценты гына чыгарылыш сыйныф укучылары була ала. Шул ук хәл
гомуми белем бирү учреждениеләренә дә кагыла».
Шәһәр башлыгы карьера үсеше
мөмкинлекләренә игътибарны юнәлтте: «Иң мөһиме – без укытучылар һәм
җитәкчеләрнең карьера үсеше өчен мөмкинлекләр булдырабыз. Соңгы биш елда
кадрлар резервында торган 113 кеше җитәкче вазыйфаларына сайланды. Бу
ышандырырлык нәтиҗә, шуңа күрә әлеге эшне, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк».
Бәйгедә белем бирү эшчәнлегендә
кимендә биш ел эшләү тәҗрибәсе булган, «Дәүләт һәм муниципаль идарә»,
«Менеджмент» яки «Персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белем
турында дипломы булган белгечләр катнаша ала.
Шулай ук педагогика яисә
җитәкчелек өлкәсендә биш елдан башлап һөнәри стажы булган, дәүләт һәм
муниципаль идарә, менеджмент яисә икътисад өлкәсендә югары һәм өстәмә һөнәри
белеме булган кандидатлар да гариза бирә ала.
Бәйгедә катнашучылар документларны
17–20 февральдә 9:00–18:00 вакыт аралыгында тапшыра ала. Документлар район
мәгариф бүлекләрендә, шулай ук Мәгариф идарәсендә (Большая Красная урамы) кабул
ителә. Бәйгедә катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге Мәгариф идарәсенең
рәсми сайтында урнаштырылган. Алга таба кандидатларга аудит узарга туры
киләчәк, аны Башкарма комитетның Кадрлар сәясәте идарәсе үткәрә. Иң яхшы
конкурсантлар Казан шәһәре мәгариф системасының идарәче кадрлар резервына
кертеләчәк.
Кадрлар резервында катнашучылар
мәҗбүри рәвештә «Нокта – Точка» белем бирү интенсивын узачак. Интенсив программа
бәйге сынауларына әзерләнүгә һәм булачак җитәкчеләрнең һөнәри бергәлеген
формалаштыруга юнәлдерелгән. Курс кысаларында төп идарә күнекмәләрен үстерү
өчен теоретик һәм практик модульләр каралачак. Уку йомгаклары буенча
катнашучылар мәгариф оешмаларын үстерү концепциясен эшлиләр.
Ирек Ризванов шулай ук кадрлар
резервы эшенең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте: соңгы биш елда 113 кеше
җитәкче вазифага билгеләнгән. Узган ел сайлап алу этабында 100 белгеч
катнашкан, шуларның 48 е бәйге сынауларының барысын да уңышлы узган.