Казанда инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә
катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча актив эш дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре
буенча планлаштырылган саннан күбрәк инвалидлар (777), шулай ук махсус хәрби
операциядә катнашучы 22 кеше эшкә урнаштырылган. Махсус хәрби операция ветераннары өчен Россиядә
беренче «Абилимпикс» чемпионаты уздырылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
директоры Тимур Муллин хәбәр итте.
«Махсус
хәрби операциядән кайткан кешеләрне эшкә урнаштыру – сезнең докладта билгеләп үтелгән мөһим
бурыч. Әлеге эш
комитетлар җитәкчеләренең дә, район администрацияләре башлыкларының да, эре
сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес вәкилләренең дә зур игътибарын таләп итә.
Бу безнең уртак бурычыбыз», - дип мәсьәләнең мөһимлеген билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында хезмәткә сәләтле
булган 18 меңнән артык инвалид гражданин яши, шуларның 7 меңгә якыны эшли. Бер ел эчендә
кадрлар үзәген 725 кешене
эшкә урнаштырырга кирәк булган, әмма нәтиҗә планнан артып киткән һәм сәламәтлеге чикле 777 шәһәр кешесе эш
белән тәэмин ителгән.
Квота ярдәмендә эш урыннары
булдыру Инвалидларның мәшгульлегенә булышлык итүнең иң
нәтиҗәле ысулы булып тора. Социаль фонд мәгълүматларына
караганда, Казанның 35 кешедән торган 1,5 меңнән артык эш бирүчесе инвалидларны
эш урыннары белән тәэмин иткән. Шулардан 900 предприятие квоталар булдырган һәм
үтәгән, алар 5,5 меңнән артык кешене эшкә урнаштырган.
Мәшгульлек хезмәте шулай ук махсус хәрби
операциядән кайткан катнашучыларны исәпкә алуны оештырган, 794
кешедән торган реестр төзегән, аларның 564 е инде эш тапкан, ә 177 се – кайбер
сәбәпләр аркасында эшкә урнашуга мохтаҗ түгел.
Узган ел кадрлар үзәгенә махсус хәрби операциядән
кайткан 42 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 31 е эшсез дип табылган. Әлеге категория гражданнарга төрле ярдәм чаралары
күрсәтелгән: һөнәри юнәлеш, психологик ярдәм һәм социаль адаптация. Махсус
хәрби операциянең 14 ветераны һөнәри белем алуга җибәрелгән.
Комплекслы
эш нәтиҗәсендә 22 кеше эшкә урнаштырылды, дип билгеләп үтте Тимур Муллин.
«Россия эше»
кадрлар үзәкләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга эш эзләү һәм һөнәри үсеш буенча ярдәм итә. Алар
«Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә ачыла.
Моннан тыш,
2025 елның июлендә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Россиядә беренче «Абилимпикс»
һөнәри осталык чемпионаты узды. Чемпионатта илнең 79 төбәгеннән 259 ветеран 15
төрле компетенциядә көч сынашты. 37 төбәктән 79 кеше җиңү яулады.
«Татарстан,
Свердловск өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе һәм Мәскәү белән
беррәттән, финалистлар саны буенча иң яхшы 5 төбәк исемлегенә керде.
Инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү белән тәэмин итүдә, махсус
хәрби операция ветераннарына
һөнәри юнәлеш бирүдә, үзләрен эшмәкәр, үзмәшгуль сыйфатында сынап
карарга яки ачык хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашырга мөмкинлек бирә
торган яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүдә ярдәм
күрсәтү чемпионатның төп максаты иде», - дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.