Казанда Яңа ел бәйрәме уңаеннан
әзерләнгән «Паркларда кыш» программасы тәмамланды, ул шәһәрнең 30 иҗтимагый
киңлеген колачлаган. Бәйрәм вакытында Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм
кунаклар өчен 251 чара оештырылган, аларны 560 меңнән артык шәһәр кешесе һәм
Татарстан башкаласы кунаклары караган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның
Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Яңа ел бәйрәмнәре шәһәр
киңлегендә паркларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ачык күрсәтте. Бу саф һавадагы
ял белән генә чикләнми, ул спорт, мәдәният чараларын, башка төрле тамашаларны
берләштерә. Парклар һәм скверлар дирекциясе әлеге зур эшне волонтерлар белән
бергә алып бара. Парклар һәм скверлар ел әйләнәсе эшли, аның тирә-ягына шәһәр
бергәлекләре җыела, хәзер безнең парклар тулы мәгънәсендә иҗтимагый киңлекләргә
әйләнде», - дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
Ярминкә һәм урам спектакльләре:
иң популяр урыннар
Яңа ел утлары, бизәкләре шәһәр
халкын гыйнвар ахырына кадәр сөендерәчәк: бу елгы кышта 25 парк бәйрәм утлары
белән бизәлгән. Партнерлар белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бу сезонда яңа
бәйрәм урыннары булдырылган – «Әкият» курчак театры янындагы парк, «Елмай»
балалар паркы, шулай ук Лядской һәм Ленин бакчалары Яңа елча бизәлгән. 18
паркта Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршыларны ачу тантанасы узган.
«Әкият» курчак театры янындагы мәйданчыкны
халык аеруча үз иткән, анда беренче тапкыр «Бияләй» бәйрәм ярминкәсе уздырылган.
Ярминкәдә җирле һөнәрчеләрнең эшләнмәләре һәм милли ашлары тәкъдим ителгән. 24
декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ярминкәгә 25 мең кеше килгән. Биредә кыш ахырына
кадәр төрле елларда шәһәрне бизәүгә багышланган «Яңа елча бизәлгән Казан»
күргәзмәсе эшләячәк.
2–6 гыйнвар көннәрендә алты
паркта тамашачыларга режиссер һәм төрле жанрларда иҗат итүче артист Руслан
Риманас тарафыннан «Аллея кунаклары» урам спектакле тәкъдим ителгән – кышкы
әкиятне 2 меңнән артык кеше караган. 7 гыйнварда Горький исемендәге паркта узган
концерт хор музыкасын сөюче меңнән артык тамашачыны җыйган. Сәхнәдә «Атмосфера»
вокал ансамбле, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркның хор
лабораториясендә катнашучылар һәм Дмитрий Железнов капелласы чыгыш ясаган.
10 гыйнварда Лядской бакчасында «Хәрәкәттә
бул һәм шул җитә!» дигән кышкы кичә оештырылган. Чарада мең ярым кеше
катнашкан. Кунаклар диджейлар тәкъдим иткән музыкага биегән, кайнар эчемлекләрдән
авыз итеп, кышкы бакча белән хозурланган. Санкт-Петербургтан килгән артист DJ
Stonik1917 чараның хедлайнеры буларак чыгыш ясаган.
Каникуллар Горки-Әмәт урманында «Кар
бөртекләре һәм кабартмалар» фестивале белән тәмамланган. Ике меңгә якын тамашачы
кышкы уеннарда, остаханәләрдә катнашкан һәм саф һавада кайнар ризык белән җылынган.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел төнен
Казанда ачык мәйданчыкларда – «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл»
паркында 50 меңгә якын казанлы каршы алган.
«Парклардагы һәм иҗтимагый киңлекләрдәге
чараларга шәһәр кунаклары да килә. Бүгенге көндә парклар һәм скверлар шәһәрнең
истәлекле урыннарына әйләнде. Без мондый уңышка Парклар һәм скверлар дирекциясе
җитәкчесе, биредәге яшь команданың уртак эше нәтиҗәсендә ирешә алдык», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Гаилә ялы һәм экология проектлары
Кышкы программада балалар һәм
гаилә чаралары аерым урын алып тора. «Елмай» паркында Яңа ел каникулларында 20
чара (остаханәләр, концертлар, спектакльләр, кинолар) узган, аларда барлыгы ике
меңнән артык кеше катнашкан.
Паркларда шулай ук гадәти чаралар:
«Крылья Советов» паркында «Ретро Яңа ел» концерты, Комсомол күлендә чыныктыру
бәйрәме һәм орнитологик экскурсияләр уздырылган. «Галим кышкы шәһәр кешесе»
эко-агарту проекты кысаларында Казансу һәм Зур Зәңгәр күл яр буйларында 140
кеше катнашкан.
Серов урамындагы бульварда инклюзив
программа тәкъдим ителгән. Экопавильонда иҗади остаханәләр, музыкаль квиз һәм
коллаж курсы оештырылган. «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны азагында кар
фонарьлары фестивале узган.
Иҗади активлык «Ак чәчәкләр»
бульвары павильонында да күзәтелгән, «Салават күпере» торак комплексы янындагы
парк остаханәсендә беренче тапкыр хор лабораториясе эшләгән. Коллективның парк
чараларында чыгышлары аның эш нәтиҗәсе булып тора. Киләчәктә биредә башлап
җибәрүчеләр өчен даими нигездә хор оештырырга ниятлиләр.
Кышкы сезонның төп вакыйгалары
турында мәгълүматны шәһәр халкына басма буклетлар, тышкы реклама һәм туристлык каналлары
аша хәбәр иткәннәр. Казан аэропортында мәгълүмат җиткерү мәйданчыгы эшләгән, ә
Nordwind авиакомпаниясе пассажирларына Яңа елча бизәлгән Казан, бәйрәм чаралары
турында гид бирелгән.
«Паркларны сыйфатлы итеп карап тоту һәм әлеге
киңлекләрне кызыклы вакыйгалар белән тулыландыру мөһим. Без, үз чиратыбызда, мөмкин
кадәр күбрәк кеше ял итә алсын өчен, паркларның санын арттыруны дәвам итү эшен максат
итеп куябыз», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Гыйнвар ахырына кадәр паркларда
бушлай спорт дәресләре узачак, орнитологик экскурсияләр һәм «Күрше» фестивале чаралары
оештырылачак. Шәһәр халкын 24 гыйнварда Урицкий исемендәге паркта – кар турнирында,
31 гыйнварда – гаилә квестында, 28 февральдә Серов урамындагы бульварда Май
чабу бәйрәмендә көтәләр.