Казанның Һади Такташ урамында Галиәсгар
Камал исемендәге театр бинасы янындагы күпфатирлы алты йортның фасадын яңарту
эшләре башланды. Җәйгә биредә йорт фасадлары үзгәрәчәк, аларга архитектура
яктырткычлары куелачак, балконнар якты төсләр белән аерылып торачак, коммерция
биналары витражлар белән бизәләчәк. Бүген Казан мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә
вакытында төзекләндерү эшләре барышын тикшерде.
«Әлеге урам күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә,
матурлана. Без яңа
театр төзедек, яр буендагы паркны төзекләндердек. Ике ел элек республика рәисенең «Безнең ишегалды»
программасы ярдәмендә биредә ишегаллары
яңартылды, һәм бу берьюлы 24 йортның ишегалды төзекләндерелгән иң зур территорияләрнең берсе булды. Һади Такташ урамы халык өчен дә,
театрдагы
спектакльләр белән танышырга килгән шәһәр кунаклары өчен дә танымаслык
булып үзгәрә, урамның яңа күренеше тагы да зәвыклы була бара. Шуңа күрә
объектта эшләүче подрядчылар алдында бик җаваплы бурыч тора», - диде Илсур Метшин.
Фасадларны яңарту эше Һади Такташ урамында урнашкан
95, 97, 99, 101, 103 һәм 105 нче номерлы йортларда алып барыла. Хәзерге вакытта
аларда 705 кеше яши. Йортлар 1965-1969 елларда төзелгән һәм ярты гасырдан артык
файдаланылганнан соң, әлбәттә, аларның фасадларын яңарту таләп ителә. «Энерком»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчысы директоры Марат Сәлахов объектларда
фасадларны җылыту һәм композит тышлау материалларын монтажлау эшләре алып
барылуы турында сөйләде. «Без җәй башына барлык төп эшләрне төгәлләү бурычын
куябыз», - дип аңлатты Марат Сәлахов. Бүгенгә
башкарылган эшләрнең уртача күләме 16 процентны тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда бу микрорайонда
«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә ишегалларын төзекләндерү буенча бик зур эшләр башкарылган, яңа урам салынган һәм транспорт хәрәкәте схемасы үзгәртелгән.
«Башкарыласы барлык эш
төрләренең йортларда яшәүчеләр белән алдан килештерелүе бик мөһим. Биналарның тышкы күренешен яхшырту белән беррәттән, йортларда яшәүчеләрнең
нәтиҗәдән канәгать калуына ирешү безнең төп максат булып тора. Безнең фасадларны капиталь төзекләндерү буенча
тәҗрибәбез бар, һәм бу эштә фатир хуҗаларының шәхси үтенечләре булырга
мөмкинлеген беләбез: мәсәлән, кемнеңдер балконын үз куллары белән тышлыйсы
килә. Моннан тыш, беренче катлар эшмәкәрләр өчен бирелгән, аларның да гозерен
аңлау өчен һәркайсы белән элемтәгә керергә кирәк», - дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Йорт фасадларының дизайн проекты
яңа театрдагы төсләр белән бәйле: төзекләндерү эшләре барышында алтынсу төскә
басым ясап, ачык төсләр файдаланылачак. Алар балконнарны аерып алу һәм махсус
билгеләнгән урыннарга уңайлы итеп яшереләчәк кондиционерлар секциясен бизәү
өчен кулланылачак. Йортлардагы коммерция биналары клинкер кирпеч белән
тышланачак һәм заманча пыяла витражлар белән бизәләчәк. Алар өчен фундаментка утырту
мөһим булмаган металлдан каркаслар ясала. «Каркас балкон зонасында җирдән алып бина
түбәсенә кадәр куелачак һәм тулысынча пыяла белән капланачак», - дип сөйләде
Марат Сәлахов. Шулай ук фасадларны архитектура яктырткычлары бизәячәк.
Фасадларны яңача бизәү театр
архитектурасы белән ярашлы бердәм гармонияле күренеш булдыру белән бергә, объектлары
беренче катларда урнашкан эшмәкәрләрнең эшендә тышкы җәлеп итүчәнлекне арттырачак.
Әлеге яңарту эшләре бу йортларда урнашкан бизнес хисабына алып барылмый,
эшмәкәрләргә, теләкләре булган очракта, үзләренә кагылышлы элмә такталарын яңа
дизайнга туры китереп яңартырга туры киләчәк.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин катнашты.